Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ул актив тормыш белән яши, күңел төшенкелегенә бирелми

    Гадәти тормышта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне адым саен киртәләр каршы ала.

    Бу подъездларда пандуслар булмау, транспортның җайлашкан булмавы, эш бирүчеләрнең алдан ук тискәре мөнәсәбәттә булуы, күршеләрнең кыек карашлары... Әмма алар бикләнеп түгел, ә ничек телиләр, шулай яшәргә хокуклы.

    Безнең героебызның физик үзенчәлекләре үзен табу, горурланырлык кешелек кыйммәтләре өчен көрәшү өчен киртә булмый. Сергей Тарасов – энергияле, инициативалы кеше, ул үз-үзенә бикләнмичә, киләчәккә өмет белән карый, замана белән бергә атлый.

    Сергей Петрович – күрү буенча инвалид. 18 яшьлек малай дөньяга башка күз белән карый башлый. Әмма язмыш сынавына карамастан, Сергей күпләр көнләшерлек матур тормыш алып бара.

    Аның язмышында сукырлар җәмгыяте зур роль уйный. Бервакыт йорты ишеген оешма җитәкчесе Рифкать Гардиев кага, шуннан бирле ул аның дусты да, остазы да.

    – Җәмгыять мине мөстәкыйль булырга өйрәтте, тормышта үземне табарга ярдәм итте, кеше бәйсез булган саен, үз-үзенә ныграк ышана башлый. Яңа дуслар, эчтәлекле көндәлек тормыш ярдәмендә, мин барысының да яхшы булачагын аңладым. «Росинка» тернәкләндерү үзәгендә мин спорт коллективы белән таныштым, уртак тел таптым, – ди Сергей Петрович.

    – Ул җаваплы, төгәл кеше, вәгъдә иткәнне һәрвакыт үти. Тулы канлы тормышка юлы җиңелләрдән булмый. Сукыраю Сергейны бераз какшата. Беркадәр вакыт үз-үзенә ябыла, беркем белән дә диярлек аралашмый. Тик шулай да аңа якын килү юлларын табарга кирәк иде. Бераздан ул ачылып китте, хәзер актив тормыш белән яши, төшенкелеккә бирелми. Сүз уңаеннан, Сергей – яхшы дус, аңа һәрвакыт ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була, – ди Рифкать Гәрәйхан улы.

    Сукырлар җәмгыяте Сергейга бүләк иткән иң мөһим, кадерле нәрсә – ул аның гаиләсе. Нәкъ менә шунда ул үзенең булачак хатыны Светлана белән таныша. Бүгенге көнгә кадәр хатыны Сергейны һәр җирдә озата йөри. Кибеткә бару, саф һава сулап йөрү, эшкә бару – барысын да бергәләп башкаралар. 16 яшен тутырган уллары Алексей әтисенә бик зур ярдәм күрсәтә.

    Тарасовларның яраткан шөгыль­ләренең берсе – ул спорт. Сергей өстәл теннисы, шашка һәм шахмат уйный. Шулай ук ярышларны оештыручы ролен дә үти һәм спорт өлкәсендә генә түгел, ә тернәкләндерү буенча да. Алар барысы да гадәти булмаган, файдалы.

    – Еш кына сукырлар җәмгыяте базасында спорт мохите һәм хәрби рух хөкем сөрә. Без республика ярышларына барабыз, анда яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Әмма җиңү түгел, ә уеннан алган хис-кичерешләр мөһим, – дип сөйли Сергей Тарасов. – Төрле биремнәр белән тернәкләндерү чаралары да уздырабыз. Мәсәлән, көнбагыш һәм төрле ярмалар бер тәлинкәгә кушыла, шуннан соң катнашучыга билгеле бер вакыт эчендә барысын да сортларга аерырга кирәк. Бәрәңгене дә вакытка чистартабыз. Әлбәттә, өлешчә күргән кешеләр дә уйный, әмма бездә барысы да гадел: бертигез ярышабыз, аларның күзләрен каплыйбыз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, тулысынча сукыр кешеләр мондый төр биремнәрне күпкә тизрәк, сыйфатлырак үти.

    Дөрестән дә, күрмәүче кешеләр теге яки бу сәләткә ия, күп нәрсәдә талантлы булуларын күп тапкырлар исбатладылар. Аларда сиземләү көчле.

    Светлана да өстәл теннисы уйнарга ярата. Ярышларда ул еш кына хөкемдар була. Уллары Алексей күпмедер вакыт көрәш белән шөгыльләнгән. Хәзер ул студент, күппрофильле көллияттә механик җыю эшләре слесаре һөнәрен үзләштерә. Уку аркасында көрәш белән шөгыльләнергә вакыты җитми. Секциядә төп күнекмәләрне яхшы үзләштерүен билгеләп үтте.

    Сергей Тарасов – гадәти булмаган китапханә җитәкчесе. Ул сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен мөһим. Китаплар кешенең тормышын тулырак һәм кызыклырак итәргә булыша.

    Күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә шәһәрдә ярты гасырга якын вакыт эшли. Ул үзенең үзенчәлекле укучылары белән эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия. Шулай килеп чыга, элеккеге директор сәламәтлеге буенча аны тулы көченә эшләтә алмый. Китапханә еш кына ябык була, кешеләрне мондый график канәгатьләндерми. Ике ел элек аның эшен торгызу белән Сергей шөгыльләнә башлый. Хатыны һәм улы белән бергә алар аңа икенче сулыш өрәләр.

    Хәзер китапханәдә уңайлы, чын-чынлап өйдәге атмосфера хөкем сөрә. Күзгә ташланган беренче нәрсә – идеаль чисталык. Моның өчен китапханә хезмәткәре Татьяна җавап бирә. Биредә коммуналь шартлар юк, колонкадан су ташырга туры килә, бу эштә Алексей булыша.

    Уку залында бик матур чәчәкләр үсеп утыра, аларны Светлана карый.

    Китапханә фондында начар күрүчеләр өчен рус һәм татар телләрендә зур хәрефле махсус яссы басма китаплар да, Брайль системасы буенча рельеф-нокталы шрифт белән әдәбият бар. Бу китаплар сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен җайлаштырылган. Технологияләр дә бер урында тормый. Китапханәдә махсус «сөйләшә торган» карандаш кебек кызыклы техник яңалык бар. Шулай ук флеш-карталарда һәм диск­ларда китаплар бар.

    Узган еллар техникасы да сакланган. Тиздән мини-музей оештыру планлаштырыла, анда шундый әйберләр күргәзмәсе булачак.

    Балалар өчен китаплар – китапханәнең горурлыгы. Аларның һәрберсе уникаль, сабыйларга әйләнә-тирә дөнья белән танышырга ярдәм итә, образлар формалаштыра, балаларда танып-белү кызыксынуы һәм укуга мәхәббәт уята. Мондый китаплар үз эченә аерым энергетика, җылылык һәм уңайлылык туплый. Аларга һәрвакыт кагылып торасы, бармак очлары белән аларны укыйсы килә.

    Китап битләрен актарганда, аларның шактый кыйммәт булуын аңлыйсың, китапларны сатып алу өчен Мәдәният министрлыгы акча бүлеп бирә.

    Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә республикада өченче филиал булып тора. Ул үз аудиториясен даими киңәйтә. Кайвакыт иртән капка төбендә хуҗаларны беренче укучы каршы ала.

    Компьютерда эшне, кирәкле документларны рәсмиләштерүне беркем дә бетерми. Сергей Петровичка бу эштә зурайткыч пыялалы лупа бик яхшы ярдәм булып тора, ул аны запас күз дип шаяртып әйтә (өстәге рәсемдә). Гаиләсе дә зур ярдәм күрсәтә (астагы рәсемдә).

    Заманча технологияләр белән Сергей яхшы таныш. Аның кәрәзле телефонында махсус кушымталар бар, алар шалтыратырга, язарга, һава торышын белергә һәм теләсә нинди башка мәгълүматны алырга ярдәм итәләр.

    Күпләр кебек үк Сергей хыялланырга ярата. Аның иң зур теләге – китапханә өчен яңа бина булдыру, филиалны лаеклы дәрәҗәгә чыгару, аның диварларында чаралар үткәрү. Шулай ук сукырлар җәмгыяте базасында күрмәүчеләр өчен өстәл теннисы буенча команда зачетын рес­публика дәрәҗәсендә оештырырга хыяллана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: