Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул агачтан әйберләр ясый, хикәяләр яза, һәвәскәр бакчачы да әле

Табигать тарафыннан Александр Ионовка төрле сәләтләр мулдан бирелгән.

Әлеге мәһабәт кыяфәтле ир-ат аралашуда гади, кызыклы әңгәмәдәш, креатив, кыю идеяләре, ә иң мөһиме – үзенең ярдәмчел, киң күңелле булуы белән якыннарын, дусларын сокландыруын дәвам итә.
Үзенең булачак тормыш иптәше белән ул бер сыйныфта укыган, алар мәктәпне тәмамлаганнан соң сигез ел үткәч өйләнешкәннәр. Армиядә хезмәт итү, Тольяттида Волжск автомобиль заводында эш... Александр Ионов күп белгечлекләр үзләштергән, шул исәптән, төзелешкә бәйле булганнарын да. Шуннан соң язмыш җилләре аны Мурманскига ташлаган, ул трал флотында матрос булып хезмәт иткән.
– Авыр булды, әлбәттә, әмма, күз алдына гына китерегез, нинди романтика! Мин Африка, Канада, Испаниядә булдым! – ди Александр Николаевич. – Сәяхәтләр турындагы хыялымны тормышка ашырдым! Тик, кызганыч, миңа экваторны аркылы үтәргә һәм тозлы су эчәргә насыйп булмады, бу бит диңгезчеләрнең гадәткә кергән йоласы. Миндә һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнү, үз мөмкинлекләремне сынап карау теләге бар иде. Мин бөтен җирдә дә теләп эшләдем.
Яр Чаллыдагы тормышы, анда спорт инструкторы, шуннан соң ДОСААФ рәисе булып эшләве турында да аның күңелендә җылы хатирәләр саклана.
90нчы елларда гаилә Чис­тайга күченеп кайткан. Александр Николаевич дуслары белән бергә тәрәзә жалюзилары җитештерү һәм кую буенча шәхси фирма ачкан, әле күптән түгел генә эштән туктаган. Кызганычка каршы, авыру бөтен көчне ала, сәламәтлеге белән җитди проблемалары аның 45 яшьтән соң башлана.
– Ул вакытта участок табибы булып эшләгән Эллина Микрюкованың, хәзерге вакытта ул үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары, миңа ярдәм итүен рәхмәтләр әйтеп искә төшерәм. Ул билгеләгән дәвалану курсы миңа сәламәтлегемне торгызырга һәм кабат эшкә тотынырга ярдәм итте. Астма, кызганычка каршы, тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирми, үзеңне күп нәрсәдә чикләргә туры килә.
Җитди авыруы булуга карамастан, Александр Николаевич үз шөгыльләрен ташламый: декоратив-кулланма иҗат, фотоколлажлар ясау белән шөгыльләнә, хикәяләр яза, әмма үз мөнәсәбәтендә «талант» сүзеннән качарга тырыша, бернәрсәдә дә камиллеккә ирешә алмавын әйтә. Әмма аны белгәннәр, шул исәптән, мин дә моның белән килешмим. 
– Минем тискәре ягым, бәлки, берьюлы төрле эшкә тотынуымдадыр, миңа барысын да параллель алып бару кирәк, – ди ул һәм шунда ук өстәп куярга да ашыга: – дөрес, аларның һәрберсен акрынлап төгәллим.
– Эшләрегезнең һәрбер­се кабатланмас. Коллекция­гездә алар күпме?
– Коллекция җыймыйм, чөнки, гадәттә, үзем эшләгән әйберләрне башкаларга бүләк итәм (автордан: сүз уңаенда, алар арасында мин дә бар), еш кына балалар конкурсларында катнашучыларга шәхсән үземнән яки инвалидлар җәмгыятеннән бүләк сыйфатында тапшырам. Бервакытта да заказга ясамадым. Ә өйдә бары берничә эшем генә саклана, аларны тормыш иптәшемә бүләк иткән идем. Гомумән алганда, мин 1,5 мең өстәл өстенә куя торган, диварга элә торган, функциональ әйберләр ясадым.
Материал белән мине, гадәттә, урман тәэмин итә. Һәр коры ботакта булачак әйберне күз алдына китерәм. Кирәкмәгән, файдасыз дип тоелган әйберләр икенче сулыш алып, безне үзләренең матурлыгы һәм яңа функциональ билгеләнешләре белән гаҗәпләндерүләрен яратам. Сүз уңаенда, кичә менә кабат сыерчык оясы ясадым. Кошларны мин бала чагымнан ук ашатам, алар көнбагыш һәм терлек мае яраталар.
Александр Ионов – фантазиягә бай кеше. Кошлар өчен төрле формадагы сыерчык оялары шәһәр бакчаларында һәм паркларында, дусларының ишегалларында эленеп торалар. Ә 8 Март алдыннан ул якындагы урманда саф һава сулап йөри торган юл янындагы сыерчык ояларына чистайлы хатын-кызлар исеменә алдан ук котлау открыткалары элеп куйган.
– Дөресен генә әйткәндә, мин, журналист буларак, сезнең хикәя язу сәләтегезгә сокланам. Алар шундый эчкерсез, җиңел, бер сулышта укылалар.
– Мәктәп елларында ук мин ирекле темага иншалар язарга яраттым, ярыйсы гына рәсем ясадым, уку һәм армиядә хезмәт итү елларында стена газетасы чыгару белән шөгыльләндем. Диңгезгә чыккач, кабат каләмгә тотындым. Дусларымны, туганнарымны, сөйгән ярымны сагыну үзенекен итте һәм мин көндәлек алып бара, күргәннәрне яза башладым. Соңрак, үз хатирәләремне, кыска язмаларымны, кә­газь кисәкләрендә языл­ган сүзләрне, ошаган гый­барәләр белән дәфтәр­ләремне актарып утырганда, болардан хикәяләр чыга ала дигән уй килде.
Сүз уңаенда, автор кыска, эчтәлекле вакыйга тормышны максатчан яктырта ди. Үз хикәяләр җыентыгын бас­тырып чыгару теләге бары соңгы елларда гына барлыкка килә һәм бу хыялы аныкы гына түгел, ә дусларыныкы, туганнарыныкы да. Сүз уңаенда, Людмила Алексеевнаны, авторның тормыш иптәшен, аның сәркатибе, беренче тәнкыйтьчесе дип атарга мөмкин, нәкъ менә ул иренең әсәрләрен башта басма машинада, аннары компьютерда җыйган.
«Колокольчики души» ки­­та­бы 2015 елда басылып чы­га. Ул авторның якын кешелә­ренә багышланган, анда аның турында дусларының, каләм­дәшләренең фикерләре, ав­торның кызыклы күзә­түләре, тормыш юлында очраган кешеләр турында шәхси тәэсирләре урын алган. Александр Николаевич аны әзерләүдә ярдәм күрсәткән Яр Чаллыдан мөхәррир Ольга Соколовага, шулай ук аңа кереш сүз язган үзенең сыйныфташы Станислав Подоляга ярдәм күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәтле.
– Сез инвалидлар җәм­гыяте җитәкчелеге өчен дә чын мәгънәсендә табыш!
– Валентина Алексеевна миндә потенциаль ярдәм­чене күрде һәм бу миңа көч бирде. Мин тормышта тагын да авыррак булган кешеләргә үземнең файдалы булуымны тойдым. Мин спорт эшен дәвам итәргә теләдем һәм мөмкинлек чыкканда ярышларда катнаштым. Шунысы сөендерә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үз-үзләрендә бик­ләнеп калмыйлар, төшен­ке­леккә бирелмиләр. Күбе­сенең еш кына аларның проб­лемаларына карата битараф булулары борчый. Нигездә, күрсәтмә булса ясыйбыз диләр, ә йөрәк кушуы буенча?! Ә шул ук вакытта, кызганыч, беркем дә бәхетсезлек, авыру миңа килмәячәк дип әйтә алмый, бу турыда онытырга ярамый.
– Сез нинди принципларга һәрвакыт тугры?
– Мин «юк» дип әйтә белми торган кешеләргә карыйм, аның каравы, кайвакыт моның үземә зарары булуын аңласам да. Әмма башкача булдыра алмыйм, шулай тәрбияләнгәнмен. Башкаларны сөендерергә яратам һәм изгелекне риясыз кылырга кирәк дип уйлыйм. Тормыш иптәшем белән ике ул тәрбияләп үстердек, җиде оныгыбыз бар – менә алар тормышыбызның мәгънәсе, безнең лаеклы дәвамчыларыбыз.
Без хөрмәтле Александр Николаевичка сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын бәхетле гомер телибез!

Гөлнур САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай