Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укытучы көнендә утыз тугыз педагог бүләк алды

Тынлы оркестр көе, чәчәк бәйләмнәре, шарлар, елмаюлы йөзләр... Укытучы көнендә «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.

Тамашачылар залында - Чистай муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре: укытучылар һәм мәктәп директорлары, тәрбиячеләр һәм балалар бакчалары мөдирләре, өстәмә белем һәм урта һөнәри уку йортлары педагоглары һәм җитәкчеләре һәм, әлбәттә, педагогик хезмәт ветераннары. Бу көнне аларның барысы да игътибар үзәгендә. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Хамматов котлады.
- Хөрмәтле укытучыларыбыз! Бәйрәм белән котлап, сезгә фидакарь һәм бик кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Һөнәрегездәге катлаулыкларга карамас­тан, сезнең йөзләрегездә һәрвакыт елмаю, ә йөрәкләрегездә - шәфкатьлелек, - ди Рөстәм Гариф улы. - Сезгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм акыллы укучылар телим.
Котлауларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары - мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин да кушылды.
- Мин, хөрмәтле коллегаларым, хезмәтегез өчен һәрберегезгә рәхмәтлемен. Сезгә уңыш­­лар һәм чәчәк атуыгызны телим! - дип мөрәҗә­гать итте педагогларга Госман Әнвәр улы.
Котлаулардан соң бүләкләүгә чират җитте. Балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә саллы өлеш керткәннәре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә өч педагог лаек булды. Шуларның берсе - 1нче мәктәпнең химия укытучысы Елена Вәлиева. Елена Алексеевна 16 ел укыта. Кама Тамагы районында туып үсеп, ул хезмәт эшчәнлеген Казан мәктәпләренең берсендә башлый, 2003 елдан бирле Чистайда эшли.
- Бала чактан ук укытучы булырга хыялландым. Сигезенче сыйныфта укыганда химия укытучысы булам дигән карарга килдем, - ди Елена Вәлиева. - Мин үз эшемне яратам. Минем карашка, бүгенге укытучы - заман белән бергә атлаучы кеше. Һәм, әлбәттә, чын педагог үз фәнен тирәнтен белергә, балаларны яратырга, алар белән уртак тел таба белергә тиеш - бу һәрвакыт мөһим.
Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә 25 педагог лаеклы рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарын алды. Алар арасында мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре педагоглары да бар. Шушы бүләкләрнең өчесен укытучылар - мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Татар Ялтаны мәктәп-интернаты дефектологлары алды.
- Бездә үзгә балалар белем ала. Иң мөһиме - аларны ярату, һәркемгә шәхси якын килү, - ди бүләкләнгәннәрнең берсе Алия Закирова. Ул Татар Ялтаны мәктәп-интернатында математика буенча укытучы-дефектолог булып эшли. Аның хезмәт стажы - 11 ел. Шуның күп өлешен Алия Илһам кызы үзгә укучылар белән эшләүгә багышлый. - Мин укытучы булачагымны белә идем. Ул безнең каныбызга сеңгән. Минем ике кыз туганым да шушы күркәм һөнәр иясе.
Укытучы көнендә Чистай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына 6 педагог ия булды, шушы һөнәрнең 5 вәкиле башлыкның Рәхмәт хатын алды.
Күпсанлы бүләкләүләрдән соң бәйрәм концерт белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев