Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Укучыларның уңышлылыгы - минем төп казанышым»

Өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну укытучының укучыга мәгълүматны ни рәвешле җиткерә алуына бәйле, диләр, һәм аны үз эшенә бирелгән, мавыгучан, укучыларны ярты сүздән аңлый торган кеше алып барса, фәннәр дә кызыксынып өйрәнелә.

Рус теле һәм әдәбияты - катлаулы фәннәр, аларның нечкәлекләре бик күп, әмма 1нче лицейда белем бирүче Татьяна Семенованың укучылары аларны өйрәнеп кенә калмыйлар, ә әлеге дәресләрне мәктәптә иң яратканнарның берсе дип атыйлар.
Татьяна Анатольевнаның гомуми педагогик стажы 31 ел тәшкил итә, шуның 20 елын ул 17нче мәктәптә укыткан. 2007 елда үз сыйныфы белән бергә 1нче лицейга күчкән, хәзер дә биредә эшли.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Татьяна Анатольевнада һөнәр сайлау турында икеләнүләр булмый, ул укытучы булырга тели. 1985 елда Казан дәүләт педагогия институтын рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча тәмамлый.
Татьяна Анатольевнаның дәресенә килгәч, кабат укучы булу теләге барлыкка килде. Менә ул сыйфат фигыльнең дөрес язылышы турында сөй­ли, шуннан соң укучыларның өй эше язылган, тикшерелгән дәфтәрләрен тарата, хаталарга күрсәтә һәм игътибарлы булырга кирәклеген әйтә. Дәрестә аерым җылы атмосфера хөкем сөрә, шул ук вакытта яхшы тәртип сизелә, барлык укучылар укытучыны игътибар белән тыңлыйлар. Аның тавышы йомшак һәм бер үк вакытта таләпчән, барлык укучылар уку процессына җәлеп ителгәннәр, бердәм эш алып барылуы күренеп тора.
Һичшиксез, Татьяна Анатольевна өчен мәктәп - эш урыны гына түгел, ә аның икенче йорты.
- Татьяна Анатольевна безгә һәрчак ярдәм итә, өстәмә дәресләр үткәрә, барысын да яхшы аңлата, - диләр 1нче лицейның 8нче сыйныф укучылары Ралинә Тишина, Гүзәл Закирова, Руслан Гомәров. - Киләсе елда безне мәҗбүри дәүләт имтиханы көтә, без аңа алдан ук әзерләнәбез һәм безнең яраткан укытучыбыз ярдәмендә төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашырга өлгерәбез. Шундый ярышларда катнашу - безнең өчен шулай ук булачак имтиханнарга мөһим әзерлек. Ул безнең өчен укытучы гына түгел, ә остаз да. Татьяна Анатольевна 5нче сыйныфтан башлап безнең барлык фотосурәтләребезне, иншаларыбызны һәм алган грамоталарыбызны саклый, ә бездә алар бик күп. Узган ел без төрле конкурсларда катнашып, 380 диплом алдык һәм безнең уңышларыбызда укытучыбызның өлеше зур. Ул безнең яраткан һәм менә дигән сыйныф җитәкчебез.
Малайлар һәм кызлар өйрәнелгән темалар, конкурсларда катнашу, рыцарьлар турниры һәм «Рус һәм чит ил әдәбиятында салкын һәм кайнар йөрәк темасы»на аеруча истә калган ачык дәрес турында бер-берсенең сүзен бүлдереп сөйлиләр, аны Татьяна Семенова сингапур системасын кулланып әзерләгән.
Хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, Татьяна Анатольевна - бик тырыш, ул һәрвакыт укучылар янында һәм яңа идеяләр белән янып йөри. Күп санлы дип­ломнар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, 2011, 2012, 2013, 2014 елларда «Безнең иң яхшы укытучыбыз» грантына ия булган. «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, Чистай муниципаль районы башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән һәм 2016 елда «Мәгариф» өстенлекле милли проекты җиңүчесе булган.
2011 елдан бирле «Укучы шәхесен формалаштыру чарасы буларак шәхси-ориентлашкан якын килү» дигән методик тема өстендә эшли һәм аны алга таба эшләүдә актив катнаша, шулай ук 2016-2020 елларда «ФГОСны кертү шартларында дәреснең нәтиҗәлелеген арттыру чарасы буларак, рус теле дәресләрендә мәгълүмати-коммуникацион техно­логияләр куллану» дигән инновацион тема өстендә эшли. Ел саен аның укучылары шәһәр һәм респуб­лика буенча менә дигән нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Шулай, 2016 елда 11А һәм 11Б сыйныф (47 укучы) укучылары тарафыннан рус теле буенча БДИ уңышлы тапшырылган, уртача балл - 84, 38. Татьяна Анатольевнаның укучылары Никита Доброхотов һәм Ксения Романова имтихан эшен (БДИ) 100 баллга башкарып, менә дигән нәтиҗәләр һәм югары белем дәрәҗәсе күрсәттеләр.
Аның укучылары шулай ук күп санлы олимпиадалар, халыкара һәм әдәби конкурслар призерлары булып торалар. «Глаголица», «Кирилло-Мефодиевские юношеские чтения», «Со-Творение» халыкара конкурс һәм күп кенә башкалар, аларда балалар теләп катнашалар һәм җиңәләр.
Татьяна Анатольевна үзенең яраткан эшенә чиксез тугры һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң аның укучылары сөйләшер, үз тормышлары турында сөйләү өчен генә түгел, ә кабат кыйммәтле киңәшләр, җылылык һәм ярдәм алу өчен киләләр.
Халыкара укытучы көне алдыннан без Татьяна Семенова белән укытучы һөнәре турында сөйләштек, аны йөрәк кушуыннан башка сайлап алу мөмкин түгелдер.
- Сезнең өчен укытучы булу ни дигән сүз?
- 2015 елның августында минем рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләвемә 30 ел тулды. Хәзер, зур эш тәҗрибәсе туплагач, мин укытучы - һөнәр генә түгел, ә йөрәк кушуы, яшәү рәвеше, күңел халәте булуын әйтә алам.
«Безгә яхшы укытучы туры килде» дигән үзем турындагы сүзләрне укучылардан һәм аларның ата-аналарыннан еш ишетәм. Бу сүзләр минем өчен - зур җаваплылык һәм тырыш хезмәт. Минем начар укытучы булырга хакым юк, шуңа күрә үз белемнәремне даими үстерергә омтылам.
- Сезнең тормышыгызда үзегезнең остазыгыз итеп санарлык кеше булдымы?
- Миңа кемнедер аерып әйтү авыр, чөнки яшәү дәверендә андый кешеләр шактый булды: мәктәптә - укытучылар Галина Трофимовна Петрунина, Татьяна Максимовна Клищенко, Людмила Васильевна Абзянова; институтта - профессор Ефим Григорьевич Бушканец һәм доцент Татьяна Александровна Геллер; беренче остазлар - 17нче мәктәп директоры Әминә Сибгатулла кызы Гатауллина һәм укытучылар - Лилия Ивановна Лимонникова һәм Любовь Григорьевна Демченко. Мин аларга һәм барлык хезмәттәшләремә бик рәхмәтлемен, мин алардан һәрвакыт нәрсәгәдер өйрәндем һәм өйрәнүемне дәвам итәм.
- Үзегезнең төп педагогик казанышыгыз итеп нәрсәне саныйсыз? Үз педагогик уңышыгызның «серен» нидә күрәсез?
- Рус теле буенча нәтиҗәләр укучыларның нинди югары уку йортына укырга керүләренә һәм нинди юнәлеш сайлауларына карамастан, тапшырылган бердәнбер фән. Һәрберсенең киләчәге минем эш нәтиҗәлелегенә бәйле - нәкъ менә аларның уңышларын мин төп педагогик казанышым дип саныйм. Шуның өстенә минем укучыларым олы тормышка намуслы һәм ачык күңелле кешеләр булып кына түгел, ә чын мәгънәсендә белемле, туган телләрен яратучылар булып аяк басалар.
Минем тыйнак хезмәтемне педагогик уңыш буларак билгеләп үтәсем килми, чөнки безнең кечкенә шәһәребездә талантлы укытучыларыбыз күп. Быел укучыларның рус теле буенча БДИны уңышлы тапшырулары турында сөйләгәндә (47 укучының 35е - 80 баллдан 100 баллга кадәр) аның «сере» гади: аларның күбесе өчен мин 5нче сыйныфтан башлап 11нче сыйныфка кадәр бердәнбер рус теле һәм әдәбияты укытучысы булдым. Әлеге югары баллар -«1нче лицей» коллективының гомуми казанышы дип саныйм. «Сабырлык - барлык ишекләрне ачучы ачкыч» - француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери тарафыннан әйтелгән шушы акыллы сүзләрне безнең укучыларыбыз үзләренә шигарь итеп алдылар.
- Балалар белән эшлә­гәндә сезнең төп эш юнәлешләрегез нинди һәм фәнгә кызыксынуны ничек уятасыз?
- Укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыруны иҗади һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру аша башкарам. Фәнгә кызыксыну укучылар өчен «уңыш хәлен» булдыру аша тәрбияләнә. Уңыш - өзлексез үсү.
- Сезнең эшегездә иң катлаулысы нәрсә?
- Даими рәвештә бик зур мәгълүмат агымы белән эшләргә туры килә, ул инновацион технологияләр һәм методикалар белән бәйле, әмма бары шул гына укытыла торган материалны камил белергә ярдәм итә.
- Яшь хезмәттәшләре­гезгә нәрсә теләр идегез?
- Яшь белгечләргә иң элек сәламәтлек, үз эшләрен яратып башкаруларын, яңадан-яңа үрләр яулап, җиңүләргә ирешүләрен, балаларның шат елмаюларын теләр идем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай укытучы Татьяна Семенова