Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучылар белән берлектә яңа проектларга

Район Мәдәният йортында безнең шәһәрдә китапханә ачылуга 135 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.

Кунакчыл хуҗалар рес­публикадан коллегаларны, күпсанлы кунакларны, китап белән аралашу тормышларының аерылгысыз өлешенә әверелгән чистайлыларны кабул иттеләр. Коллективны мөһим вакыйга белән "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады, ул муниципаль район тормышында китапханә системасы хезмәткәрләренең роле мөһим булуын билгеләп үтте һәм "Чистай шәһәре" фотоальбомнарын сатып алуга сертификат, Мактау грамоталары тапшырды.
Коллегалар белән бәйрәм итәргә ТР Милли китапханә директоры Наил Камбеев килгән иде. Ул курсташы җитәкләгән коллективның яшьләрдә китапка кызыксыну уятуда, өлкән буын китап укучы составын саклауда өлешен югары бәяләде, чистайлыларның беренчеләрдән булып Милли әдәбият көннәрен үткәрә башлауларын ассызыклады. Юбилярларга бүләккә оргтехника, 80 мең сумлык китаплар бүләк итте. Китапханә директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлйөзем Байбиковага һәм методик-библиография бүлеге мөдире Лидия Андреевага Мактау грамоталары тапшырды. ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ландыш Гафурова, хезмәт күрсәтү бүлегенең баш китапханәчесе Ольга Андреева, комплектлау бүлегенең баш китапханәчесе Светлана Нуриева бүләкләнделәр.
Бәйрәмдә "Китапханәгә китап бүләк ит" дигән акциягә йомгак ясалды, анда чистайлылар һәм биредә эвакуациядә яшәгән әдәбият эшлеклеләренең туганнары, кырыкка якын кеше актив катнашты, китапханә фондын мең ярымнан артыграк данәгә тулыландырдылар. Иң юмарт бүләк итүче дип елга порты хезмәткәре Илья Денисов танылды. Аңа барлык түләүле хезмәтләрдән бушлай файдалану хокукын бирүче абонемент тапшырылды.
Иң актив укучыларны да сәламләделәр, болар - Владимир Салеев, Любовь Фартакова, Петр Худяков, аларга шулай ук тиешле абонементлар тапшырылды. Юбилей көнендә коллективны ТР Язучылар союзы рәисенең беренче урынбасары Вакыйф Нуриев, медицина училищесы директоры Наилә Лазарева тәбрикләделәр, сәламләү адреслары, бүләкләр тапшырдылар, күп санлы телеграммалар кергән. Китапханә системасы ветераннарын хөрмәтләү булды, ихлас котлау сүзләре хезмәт күрсәтү бүлегенең әйдәүче китапханәчесе шәхси юбилеен билгеләп үтүче Татьяна Злыднинага адресланды. Мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренең сәламләве күңелле сюрприз булды, алар музыкаль композиция әзерләгәннәр. Муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Елена Курбатова китапханәчеләрнең барлык уртак проектларда рольләрен билгеләп үтте һәм Мактау грамоталары, оргтехника тапшырды.
Китапханә коллективын безнең газета редакциясе белән күптәнге җылы мөнәсәбәтләр бәйли. "Чистопольские известия" ("Чистай хәбәрләре") газетасы редакциясе исеменнән котлау сүзләрен журналист, "Энҗеләр" әдәби берләшмәсе рәисе урынбасары Инсаф Гайнулла җиткерде. Ул шулай ук тантана сәбәпчеләрен әдәби берләшмә әгъзалары исеменнән котлады һәм җыр бүләк итте.
Чара дәвамында иң яхшы башкаручыларның, иҗат коллективларының, коллегаларның чыгышлары бәйрәм кәефе тудырдылар.
Оешуда, үсүдә билгеле этап үтелгән, коллектив укучылар белән берлектә яңа проектларга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев