Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уку семестры башланды

3 октябрьдә «Өченче яшь университеты» нда яңа уку елын ачу булды.

Әлеге белем бирү проекты Россия пенсионерлары Берлегенең Татарстан Респуб­ликасы буенча төбәк бүлеге һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Рес­публикасы буенча бүлеге канаты астында тормышка ашырыла.
Бу көнне булачак студентлар пенсия фонды җитәкчелеге, укытучылар, бер-берсе белән очрашуга килделәр. С.Гобәйдуллина исе­мендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм тәрбияләнүчеләр аларга үзләренең музыкаль котлау­ларын юлладылар. Пенсия фонды бүлеге начальнигы Надежда Сергеева аларны студент тормышы башлану белән котлады.
– «Өченче яшь универси­теты»нда «Компьютер грамоталыгы нигезләре» , «Психология нигезләре» , «Бакча һәм дизайн», «Пенсионер сәламәтлеге», «Хокукый белем мәктәбе», «Туган якны яратучылар клубы», «Финанс грамоталыгы», «Бию терапиясе»  факультетлары бар. Шулай итеп бездә сайлау мөмкинлеге киң, – дип мөрәҗәгать итте Надежда Александровна. – Бөтен программалар да кызык­лы. Сезнең игътибарлы укытучыларыгыз булачак, алардан сорарга, нәрсәне дә булса аңламасагыз, яңадан аңлатуны сорарга оялмагыз. Тормыш сөючәнлеге, укуыгызда уңышлар, яңа алган белемнәрегездән шатлык­лар сезгә!
Пенсия фонды бүлеге белгече Рамил Мортазин биредәгеләрне һәрбер факультетлардагы дәресләр расписаниесе белән таныштырды (сүз уңаенда ул үзәк китапханәдә эленеп торачак), аларны кемнәр алып барасы турында сөйләде.
– Үземнең студентларым белән осрашуга бишенче тапкыр әзерләнәм, – дип сөйли «Туган якны яратучылар клубы»  хуҗасы Ландыш Гафурова. – Беренче елны бигрәк тә авыр булды, ә хәзер билгеле күнекмәләр бар инде. Әмма кызыклы темаларны эзләү дәвам итә.
Күпләр, студентларга тиеш­лечә, бөтен ишетелгән мәгълүматны да язып бардылар. Иманым камил, сәбәпсез бер генә дәресне дә калдырмаслар һәм соңга да калмаслар. Яңа студентлар креативлар, белем тупларга әзер торалар. Кемдер  бер юлы ике факультетта уку мөмкинлеге белән кызыксына, ә кемдер инглиз телен өйрәнергә каршы түгел...
Шулай өченче яшь студентларының уку көннәре башлана. Сүз уңенда, кайбер факультетларда кабул итү дәвам итә әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев