Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Учакта шашлык кыздырган өчен – штраф

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул гамәлдә булган вакытта берничә мөһим кагыйдәне һәм чикләүләрне үтәргә кирәк.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда учак кабызу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук урман һәм башка ландшафт янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балаларның ял итү һәм сәламәтләнү оешмалары, урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә, җәмәгать туклануы объектлары (ресторан, кафе, бар) территорияләрендә кулланыла торган мангаллардан һәм башка җайланмалардан кала, мангалларда, тимер учакларда ризык әзерләү өчен ачык ут кабызырга ярамый.

Торак пунктларда, балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыручы оешмаларда, бакчачылык ширкәтләрендә, икътисад объектларында, урман янгыннары куркынычы янаган сәламәтләндерү оешмаларында, шулай ук урман-парк зоналарында, торф участокларында һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә 1-3 класслы куркынычтагы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. Янучан материаллардан идарә ителми торган очкычлар җибәрү дә тыела, әгәр аларны югарылыкка күтәрү принцибы ачык ут ярдәмендә конструкцияләр эчендә һава җылытуга нигезләнгән булса.

– Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге хезмәткәрләре янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда көн саен торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә янгын иминлеге таләпләрен бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча рейдлар үткәрәләр. Шулай ук рейдлар Чулман елгасы акваториясендә дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясенең Чистай бүлеге һәм балык тоту күзәтчелегенең Чистай бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә башкарыла, – дип билгеләп үтә Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Шулай ук ул янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын иминлеге кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның икеләтә артуын, кагыйдә бозучыларның административ җаваплылыкка тартылачагын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев