Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Уңайлы мохит” программасы гамәлдә

ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы видеобрифинг "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланды.

Татарстан РФның өч пилот төбәге арасында аны үтәүгә кереште. Беренче этап ике елга исәпләнгән, республикада планлаштырылган эшләрнең күләмен агымдагы ел дәвамында тәмамларга планлаштырыла.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мәгариф тармагы учреждениеләренә керү мөмкин түгел диярлек, торак йортлар пандуслар белән җиһазландырылмаган. Яңа гына төзелә торган торакка мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен барлык тиешле җайланмаларны урнаштыру бурычы куелды.
"Уңайлы мохит" программасын гамәлгә ашыруның беренче этабында тиешле шартлар булдыру буенча өч төп юнәлеш-сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният учреждениеләре билгеләнде. Транспортны уңайлы итүне тәэмин итү мәсьәләләре белән Түбән Камада, Яр Чаллыда, Казанда актив шөгыльләнәләр. Шушы максатларга якынча 700 миллион сум бүлеп бирелгән. Киләчәктә уңайлы мохит булдыру буенча эш дәвам итәчәк, ул биш елга исәпләнгән, финанс­лау федераль һәм республика бюджетларыннан башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев