Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңай үзгәрешләр шатландыра

Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗановның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән чираттагы очрашуы вакытында күтәрелгән сораулар киң һәм күпкырлы иде.

Бу - тузган һәм авария хәлендәге торакны бетерү программасын тормышка ашыру, юлларны төзекләндерү, Чистайда архитектура һәйкәлләрен сак­лау һәм туризмны үстерү, индустриаль парктагы хәлләрнең торышы. Бүгенге көндә 134 йорт (нигездә ике катлылар) авария хәлендә, ә 53 йорт убылу зонасында тора. Кешеләрне вакытлыча куркынычсыз урынга күчерү мәсьәләләре карала. Мәсәлән, бер ел элек авыр тормыш хәлендә калганнарга элеккеге 18 нче училище бинасы торак итеп бирелгән иде. Бу юлы 11 нче мәктәп, хәрби комиссариат (тиздән ул элеккеге 18 нче мәктәп бинасына күчәчәк) биналары шундый торак булачак.
Сүтелгән тузган торак урынында нәрсә төзеләчәк соң, бу мәсьәлә дә журналистларның игътибарыннан читтә калмады. 1 нче лицей каршында, мәсәлән, балалар иҗат мәктәбе төзү планлаштырыла. Ә әлегә буш урын вакытлыча такси тукталышы өчен биреләчәк, бу үзәк мәйданны күп санда җыелып тора торган транспорт чараларыннан бушату максатында эшләнә. Гомумән, тиздән шәһәр үзәгендә автомашиналарның туктап торуы белән бәйле мәсьәлә хәл ителәчәк.
Белем бирү учреждениеләрен оптимальләштерү турында сөйләп, башлык һәр авыл җирлегендә башлангыч мәктәп эшләячәк дип ышандырды. Шуның өстенә авыл клублары биналарын ремонтлау һәм яңаларын төзү планлаштырыла. Йолдыз авылында заманча мәдәният учагы торгызуга керештеләр.
Чистайлыларны, берсүзсез, индустриаль парк төзелеше темасы да борчый, аны файдалануга тапшыру күпләрнең эшсезлек белән проблемасын хәл итеп лаеклы хезмәт хакы алу мөмкинлеге бирер иде. РФ Хөкүмәте бүлеп биргән 522 миллион сум акча үзләштерелгән, объектив сәбәпләр буенча булган бераз тынлык борчылу тудырырга тиеш түгел. Быел мәйданчык уңышлы үзләштереләчәк, моңа шикләнүләр юк, диде ышаныч белән Илдус Тәлгать улы.
Очрашу вакытында туристик бизнесның шәһәребезне үстерү юнәлешләренең берсе буларак каралуы турында ассызыклап әйтелде. Ә шәһәребез тарихи архитектур кыйммәткә ия булган һәйкәлләргә бай. Кечкенә генә провинциаль шәһәрләр нәкъ менә шуның белән җәлеп итәләр дә, аларда замана белән берлектә борынгылык рухы яши. Алабуга шәһәре дә шундый ук, биредә муниципаль районыбыздан делегация булды. Җирле кызыклы башлангычлар да күңелне шатландыра, биредә үз тәҗрибәләре, идеяләре белән уртаклашырга әзерләр.
Очрашуда шулай ук территориаль җәмәгать советлары оештыру темасы да кузгатылды, алар шәһәрлеләргә күп кенә көндәлек проблемаларны урында хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Аларның берсе Тегермән мәйданы микрорайонында уңышлы гына эшли, агымдагы елда барлык ун территориаль җәмәгать советы да ачылырга тиеш. Сүз уңаенда, Тегермән мәйданы микрорайонында элеккеге 18 нче мәктәп янындагы зур территориядәге буш урында балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Спорт сөючеләрне бу факт борчымасын, чөнки биредә янәшәдә генә спорт уеннары, шул исәптән футбол белән шөгыльләнү өчен урын төзеләчәк.
ЖБИ заводыннан ерак түгел заманча парковка мәйданчыгы булган күп катлы сәүдә павильоны торгызу турында да уйлар бар. Бу шәһәребездәге барлык базарларны бер түбә астына җыярга ярдәм итәчәк. Тиздән Сабантуй бәйрәме, мөгаен ул ипподром территориясендә уздырылыр, ул шәһәрлеләрнең мәнфәгатеннән чыгып эшләнә. Бу бер урыннан икенче урынга йөремичә генә атлар чабышын карау мөмкинлеге бирәчәк.
Пляжны төзекләндерү һәм күчерү, пассажир ташуларының иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре дә муниципаль район җитәкчелегенең күз уңында кала. Планнар зурдан, кайберләре тиздән тормышка ашырылыр, ә икенчеләрен хәл итү өчен вакыт кирәк. Ничек кенә булмасын, шәһәребез даими үзгәрә, андагы уңай үзгәрешләр шатландырмый кала алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев