Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңай үзгәрешләр күз алдында

Шәһәрдә сизелерлек үзгәрешләр бара.

Авария хәлендәге йортларны сүтү, контейнер мәйданчыкларын алыштыру эшләре тулы куәтенә бара, кайбер микрорайоннарда яңа автобус тукталышлары пәйда булды.

Төзекләндерү турында җентекле­рәк безгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков сөйләде.

– Татарстан Республикасы Ми­нистр­лар Кабинеты күрсәтмәсе буенча шәһәрдә авария хәлендәге йортларны сүтү өчен 14 миллион сум акча бүлеп бирелде. Эш октябрь башында башланды. Бүгенге көндә сүтү буенча план 30 процентка үтәлгән, – дип билгеләп үтте Фарход Мородович.

– Әлеге эшләрнең максаты нинди?

– Соңгы вакытта кешеләр яшәми торган авария хәлендәге һәм тузган йортларда янгын чыгу очрак­лары ешайды. Хуҗасыз биналарга һәрвакыт керү мөмкинлеге булганлыктан, анда балалар үтеп керергә яки имин булмаган яшәү рәвеше алып барган гражданнарның төрле категорияләре җыелырга мөмкин, ә аларның эшчәнлеге, үз чиратында, янгын чыгуга китерергә мөмкин. Бу чит-ят кешеләрнең милегенә дә, сәламәтлегенә дә зыян китерергә мөмкин. Йортларны сүтүнең төп максаты – халыкны тискәре нәти­җәләрдән саклап калу.

– Ничә йорт сүтеләчәк? Алар уры­нын­да нәрсә булачак?

– Шәһәрдә яшәүчеләр күчерелгән барлыгы 70 тузган торак йорт бар. Аларны сүтү эшләре агымдагы елның ахырына кадәр төгәлләнергә тиеш. Алар урынында буш җир участогы калырга тиеш. Авария хәлендәге йортларны сүткәннән һәм аларны кадастр исәбеннән төшергәннән соң ,бушаган җир участоклары респуб­лика җирләренең дәүләт резервына күчереләчәк.

– Кайбер урамнарда иске автобус тукталышлары алынды, алар урынына заманча, яңалары барлыкка килде.

– Эшләр «Татарстан Республикасы торак пунктларының асфальт-бетон өслекле юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында башкарылды, 100 миллион сум бүлеп бирелгән иде. Бу суммага тукталыш павильоннарын алыштыру һәм асфальт-бетон өслеген ремонтлау кертелде. Тукталышлар заманча төс алды. Алар металл каркастан һәм нык пыяладан эшләнгән. Аларны урнаштыру буенча эш төгәлләнде инде.

– Яңа тукталыш павильоннары кайда барлыкка килде?

– Левитан һәм Лев Толстой урамнары буенча барлыгы 9 тукталыш па­вильоны урнаштырылды.

– Безнең шәһәрдә яңа типтагы контейнер мәйданчыклары урнаштырыла башлады. Быел алар кайда куелачак?

– Бүгенге көндә Вахитов, Гуськов, Бутлеров, Яшьләр урамнарында һәм Учхоз бистәсендә 9 мәйданчык урнаштырылды. 

Мәйданчыклар ябулы. Шуңа күрә, барыннан да элек, алар явым-төшемнән сакланган. Моннан тыш, чүп-чар тирә-юньгә җил белән таралмый һәм кош-кортлар, этләр аны таратмый. Мәйданчык фасадының дизайны заманча төс алды.

– Чистайлыларны тагын нинди үзгәрешләр көтә?

– Республикада «Безнең ишегалды» программасы буенча фикер алышу бара. Безнең районда аның ярдәме белән 500 мең квадрат метр­дан артык ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Эшләр даирәсенә машиналар йөри торган өлешкә асфальт җәю, тротуарлар булдыру, кече архитектура формаларын урнаштыру, яктырту, ишегалды территорияләрен яшелләндерү керә. Ишегалларында машина кую зоналары, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Күләмле эш киләсе елда кар эрегәннән соң башланачак.

Бүгенге көндә һәр йортта яшәүчеләр белән проект буенча фикер алышабыз, аларның теләкләрен кабул итәбез. Барлык тәкъдимнәр тупланып бетүгә, проектны йортлар буенча җаваплы кешеләр белән килештерәчәкбез.

 Шулай ук яшел массивларны көндә карап тоту, урамнарны һәм бакчаларны себерү, юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларына хезмәт күрсәтү, урамнарны яктырту буенча эшләр дәвам итә. Техника кышкы чорда юл-урам челтәрен карап тотуга әзер, 3 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы әзерләнгән.

Шәһәрдә уңай үзгәрешләр бара. Чис­тайлыларга мөрәҗәгать итәсе килә, үз шәһәрегезне саклагыз! Барыбызга уңайлы һәм рәхәт булсын өчен эшләнгәннәрнең кадерен белегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев