Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзекләндерү буенча икеайлык старт ала

ТР Министрлар Кабинетында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен чираттагы видеобрифинг булды.

Аерым алганда, анда халыкны социаль яклауның яңа чаралары турында сөйләнде. 1,8 миллионнан артык татарстанлы социаль яклау өлкәсендә 70 тән артыграк төрдәге дәүләт хезмәте ала. Халыкны яклауга тотылган акчаның гомуми күләме 11 миллиард сум тәшкил итә.
Хәрби хезмәткәрләрне яклау турындагы федераль закон үз көченә керде. Чернобыль АЭС­ында һәм Семипалатинск полигонында фаҗигане бетерүдә катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган акчаны арттыру мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелде. Әлеге категориягә түләнә торган ЕДВның күләме артты.
ТР Хөкүмәте карары буенча даими карауга мохтаҗ инвалид балаларга түләү дә арткан. Татарстанда шундыйлар меңнән артыграк, республикада 300 мең инвалид исәпләнә. Ел саен әлеге категориядәге 50 мең граждан яңадан медицина тикшеренүе узарга, зур күләмдә белешмәләр тупларга һәм төрле инстанцияләр буенча йөрергә мәҗбүр. Гражданнарны әлеге йөрүләрдән азат иттеләр, хәзер дәүләт хезмәте кысаларында республикада яшәүчеләр җиңеләйтелгән система буенча тикшеренү уза алалар.
Балалар бакчасына йөрүче бала өчен субсидия алу мәсьәләсе дә җиңеләйтелде, әгәр ата-аналар яшәү урынын алмаштырсалар да, аларга хәзер белешмәләр артыннан йөрергә кирәкми, субсидия алу җиңеләйтелгән. Банк учреждениеләре белән эш алып барыла. Мәсәлән, банк­та счет ачуга гариза социаль яклау органына гариза бирү вакытында ук каралырга мөмкин. Транспортта йөрүгә компенсация алу өчен мөрәҗәгать итүче пенсионерлар һәм беренче тапкыр инвалидлык группасы алган гражданнар (аларның инде банкта счетлары бар) социаль яклау идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итеп тормаячаклар, счетларны аларның гаризасы буенча ачачаклар. Бу чараларның барысы да социаль яклау органнарындагы чиратны киметү, беренче чиратта инвалидлар, яшь әниләр пенсионерларга җиңелрәк булсын өчен эшләнә. Моннан тыш, брифингта санитар чистарту буенча икеайлык турында да сүз барды. 1 апрельдән 1 июньгә кадәр икеайлык игълан ителә. Территорияләрне төзекләндерүне экология хезмәтләре һәм полиция генә түгел, ә бәлки җәмәгать оешмалары да күзәтәчәк. Республика гражданнары өчен 1 апрельдән "кайнар линия" эшли башлый, бирегә скверларны, паркларны, гражданнарның ял итү урыннарын чистарту буенча эшләрнең ничек торуына битараф булмаган кешеләр шалтырата ала. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә республика шәһәрләре һәм районнарының экологик яктан начар урыннары буенча рейдлар оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев