Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзек булмаган электр үткәргеч – янгын сәбәпчесе!

Уңайлыклардан тыш электрика үз эченә куркыныч нәрсәләрне дә яшереп тота. Барыбызга да билгеле, кыска ялганыш бик күп күңелсезлекләрнең һәм афәтләрнең сәбәпчесе булырга мөмкин.

Ә кыска ялганыш ул искергән  яки сыйфатсыз изоляциядән яисә сафтан чыккан электр приборыннан килеп чыга. Кыскасы, сәбәпләре күп төрле.
Бәхетсезлек килеп чыкмасын өчен һәр торакта автоматик  сүндергечләр - «автоматлар» куялар. Безнең «тән сакчыларыбыз» телевизор, компьютер, электр плитәләре кебек катлаулы түгел, шуңа күрә аларның төзексезлекләре дә кабызганда ук күренә. Ә менә саклагыч автомат ток үткәрә, ә кыска ялганыш вакытында ул сүнәме-юкмы икәне билгесез. Ялганыш вакытында ток ун һәм аннан да артыгракка, ә җылыту сәләте йөз тапкырга арта. Аның контактлары эреп ябышырга, пружиналар көчсезләнергә мөмкин. Әмма  «яшен яшьнәмичә» беребез дә бу турыда уйламый шул. Аннары инде  соң була: 01гә шалтыратырга һәм яңа торак турында кайгырта башларга гына кала. Менә шуңа күрә дә өй «сакчыларын» вакыт узган саен  җитди энергия системасындагы кебек  тикшереп торырга кирәк. Әмма җавап бирегез әле: соңгы тапкыр кайчан тикшерү үткәрдегез? Нәтиҗәдә, барлык саклау автоматларының 20 проценттан аз булмаганы эшләргә сәләтле түгел. Рәсми статистика буенча барлык янгыннарның 20 проценттан артыгы электр үткәргечләрнең төзек булмавыннан килеп чыга, чыгымнар миллиардлар, ә корбаннар меңнәр белән исәпләнә.
Хәйләле ток челтәрдән сиз­дер­мичә генә акрынлап янгын килеп чыкканчыга кадәр изоляцияне кыздыра-кыздыра агып бетәргә мөмкин. Мондый бәла килеп чыкмасын өчен сүтелә торган җайланмалар уйлап табылган. Болар - саклаучы сүндерү жиһазы – яисә УЗО. Аларны ныклап чагыштыралар: күпме ток агып керә һәм күпме ток агып чыга. Әгәр дә ток аз агып чыкса, димәк, ул каядыр саркып югала дигән сүз. Һәм челтәрнең  зарарланган контроль астындагы участогы мизгел эчендә  киселә. Бу шуның кадәр тиз башкарыла ки, кинәт кенә ток үткәрүче булып калган кеше исән-сау кала, зыян күрми.
Янгыннар килеп чыгу куркынычын киметү һәм булдырмас өчен билгеле вакыт саен кыска ялганышны  һәм электрның агып чыгуын булдырмаучы  саклагыч электр механизмнарын  тикшерергә яисә алыштырырга  кирәк. Электрмонтажлау   үткәргәндә һәм электр үткәргечләрне алыштырганда, электр щитларын җыю һәм монтажлау буенча эшләрне дөрес исәпләргә һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Электрика турында өстән-өстән генә белү генә җитәрлек түгел әле.
Госман Гатин,ОНД һәм ПР ның өлкән инспекторы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай