Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырыш гаиләләр – авыл тоткасы

Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур, диләр. Кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Бер-береңә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр hәрвакыт нык hәм бәхетле була.

Минем Кызыл Ялан авылында яшәүче матур, бәхетле, тату Төхфәтуллиннар гаиләсе белән сезне дә таныштырасым килә.

Резедә hәм Фәрит Төхфәтул линнар (рәсемдә) 2000 елда гаилә коралар. Яшь гаилә Фәритнең әти-әнисе белән авылда яши башлый. Гүзәл табигать кочагында урнашкан Кызыл Ялан авылы егете Фәрит Төхфәтуллинның кулыннан килмәгән эше юк. Техника ремонтлаумы, агач эшеме ул – барысын да җиренә җиткереп, бар күңелен биреп башкара.

Фәрит 1972 елның декабрь аенда туган. 1990 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәткә алына. Германиядә ике ел хезмәт итә. 1992 елда «КСП Ялан» оешмасына механизатор булып эшкә урнаша. Бу оешма яңача төзелеп үзгәрсә дә, Фәрит үзенең һөнәренә туг ры кала, тракторыннан аерылмый. Аның техникасы һәрвакыт төзек, чиста, бер көн дә эштән калмыйча, намус белән хезмәт итә ул.

Өйнең яме – ана белән, дигән әйтем бар татар халкында. Чыннан да, әни гаилә учагын саклаучы. Фәритнең тормыш иптәше уңган, сөйкемле Резедә Хатыйп кызы да гаилә учагын сүндермичә саклый. Ул Чистайның үзеннән. Резедә 1974 елның гыйнвар аенда туган. 5нче сыйныфтан музыка мәктәбенә баян сыйныфына укырга йөргән. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга сәнгать училищесына укырга керә. 1994 елда аны тәмамлый, укытучы, халык оркестры җитәкчесе, баянчы-аккомпаниатор квалификациясен үзләштерә. Аннан Татар Талкышы клубына директор вазифасына эшкә җибәрелә. Бераз эшләп, мәктәп балаларын курайда, баянда уйнарга өйрәтеп, җырчыларны җырлатып хезмәттәше белән концерт оештыра башлыйлар. Шул елны аны Чистайга Пио нерлар йортына татар фо ль к л ор ансамбле җитәкчесе итеп эшкә чакыралар. 1995 елда Казанга педагогика университетына хор белән дирижерлык итү бүлегенә читтән торып укырга керә. 1997 елда Фәрит белән Резедә дусларының туен да танышалар. 2000 елда өйләнешәләр һәм Резедә Яланга яшәргә күчеп килә.

Авыл тормышы, язгы-көзге пычрак, берсе дә куркытмый аны. Мәктәпкә музыка укытучысы булып эшкә урнаша, шул ук вакытта клубта аккомпаниатор вазифасын да башкара. Шәһәр кызы булса да, сыерын да саварга өйрәнә, бер эштән дә куркып тормый, белмәгән эшләрен каенанасы өйрәтә, бергәләп эшлиләр. Берсеннән-берсе акыллы, булдыклы ике сабыйга гомер бүләк итәләр. Олы уллары Фәнил Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укый, кызлары Раилә Татар Талкышы урта гомуми белем мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы. Балалары да үзләре кебек сабыр, уңган, тәртиплеләр, үзара да бик дуслар. Монда әби белән бабайның да өлеше зур дип уйлыйм. Уллары Фәнил күбрәк бабасы янында булырга тырышса, кызлары Раилә һәрвакыт әбисе янында аш-су серләренә төшенә, догалар да өйрәнә.

Гыйльман абый һәм Тәнзилә апа 50 ел бергә гомер итәләр. Акыллы, сабыр, төпле фикерле гаилә. Алар яшьләргә үрнәк булып торалар. Берсе йортта күз-колак булып эшләп йөрсә, Тәнзилә апа исә өйдә балалар кайткан җиргә тәмле ризыклар пешереп тора, догаларын укып озатып кала, каршы ала. Шушы бәхет түгелмени?!

Авыл җирендә эшнең бетәсе юк. Барлык эшләрне бергә башкаралар алар, шулай җиңел дә, күңелле дә, диләр. Әби-бабай оныкларын эш сөяргә өйрәтеп үстерәләр, алар үзләре дә моны күреп үсәләр. Күрше-тирә белән дә дус-тату, ярдәмләшеп яшиләр. Кирәк чакта эш коралларын тотып, кереп җитәләр, бакча эшләрендә дә, печән вакытында да ярдәм итәргә әзерләр.

Ике гаилә дус-тату булып, балаларына, яшьләргә, тирә-күршеләргә үрнәк булып гомер итә. Чыннан да, мондый гаиләләр авылның күрке, би зәге дияр идем мин. Акыллы, төпле фикерле кешеләр белән аралашу да җанга рәхәтлек бирә.

 

Резидә Вәлиева,

Кызыл Ялан авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев