Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлык һәм шәфкатьлелек насыйп булсын!

Хөрмәтле шәһәребез һәм районыбыз мөселманнары!

Мөхтәсибәт һәм шәхсән үземнең исемемнән барлык дин кардәшләремне ихлас күңелемнән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм.

Бу иң күркәм бәйрәмнәре безнең берсе. Аның алдыннан мөсел маннар Мәккәгә ел саен хаж сәфәре кыла иде. Әмма быел катлаулы эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, мөселманнар Мәккәгә бара алмадылар, әмма бу безгә Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә авырлык тудырмый.

Әлеге йоланың төп мәгъ нәсе – чалынган корбан итендә түгел, ә уй-ният ләре без нең их лас булуында, тәкъвалыгы бызда, эчкерсезле гебездә.

Дин кардәшләребез Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтен, киче рүен өмет итеп, үзләренең туганнарына, якыннарына, авыр тормыш хәлендә калучыларга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә ярдәм күрсәтәләр. Шуңа күрә дә әлеге бәйрәмебезнең нигезендә юмартлык, мәрхә мәт лелек, шәфкатьлелек ята.

Корбан бәйрәмен гаиләбез, якыннарыбыз, дусларыбыз янәшәсендә үткәрү мөһим. Шулай ук бәйрәм мохитын, шатлык һәм бәхетне тойсыннар өчен күршеләребезне, ялгызларны, мохтаҗларны, карт кешеләрне дә сый-нигъмәтләребез белән сыйларга, ачык йөзебез, җылы сүзебез белән күңелләрен күрергә тиешбез. Шулай итеп, Корбан бәйрәме кешеләр арасында бердәмлекне һәм дуслыкны ныгытырга да ярдәм итә.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Корбан бәйрәме белән иң ихлас котлауларыбызны, чын йөрәктән чыккан изге теләкләребезне кабул итегез!

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабул итсен, барлык кылган игелек ле гамәлләрегезнең, кыл ган догаларыгызның әҗер-савапларын бирсен. Әле ге күркәм бәйрәм сезгә тыныч лык, шатлык-сөенечләр, иминлек, муллык алып килсен, сезнең күңелләрегезне яхшы уй-ниятләр, бердәмлек хисләре белән баетсын, тынычлык, иминлек, муллык насыйп итсен, рәхим-шәфкатеннән ташламасын!

Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шәһәр һәм районның имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X