Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тулы үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчәбез

Коронавирус таралуны кисәтү өчен 30 марттан республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.


Татарстанда гражданнарны һәм транспорт чараларын үткәрү буенча чикләүләр кертелде. 
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов муниципаль район халкын Covid-19 вирусы таралмасын өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга чакырды.

 «Хөрмәтле чистайлылар! Бүгенге көндә барыбызны да борчыган мәсьәлә буенча сезгә мөрәҗәгать итәм. Без дөньяда коронавирус эпидемиясе белән вәзгыятьнең кискен үсүен күрәбез. Сезне бу хәлгә җитди карарга: бу көннәрдә Россия Президенты, Татарстан Республикасы җитәкчелеге яңгыраткан барлык күрсәтмәләрне, чикләүләрне һәм тәкъдимнәрне үтәргә чакырам».

 Өйдә калыгыз!

 Чистайлылар коронавирус таралу куркынычы аркасында кертелгән чикләүләрне ничек үтиләр соң? Әйтергә кирәк, шәһәр урамнары шактый бушап калды. Әмма кайберәүләр, кояш җылысына сөенеп, үз фатирларыннан чыгалар. Алар куркыныч янауның җитдилеген аңламыйлар. Кисәтү алар өчен боерык түгел. Менә полиция хезмәткәрләре дә, урамнарда автомобильләрдә патрульлек итеп, өйдән чыкмаска өндиләр.

 Махсус пропуск алыгыз!

 Пропуск алу өчен махсус смс-сервиста теркәлергә, 2590 кыс ка номерына түбәндәге текст белән смс-хәбәр җибәрергә кирәк: регистрация, фамилия, исем, әтинең исеме, паспорт сериясе һәм номеры, фактик яшәү адресы. Җавап итеп теркәлүнең уникаль коды белән смс килә. Аннары 2590 номерына «Цель» сүзе һәм хәрәкәт итү максатын күрсәтеп, кабат смс-хәбәр җибәрергә кирәк. 
Судка бару, балигъ булмаганнарны белем бирү оешмасына китерү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, җирләүдә катнашу, паспорт алу яки аны яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Шәһәр читендәге дачага яки йортка, поч та, кредит оешмаларына бару, өлкән яшьтәге туганнарга дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр китерү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рөхсәт алырга мөмкин. 
Гражданин гамәлдә булган вакыт күрсәтелгән рөхсәт коды белән смс-хәбәр алса, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала.

 Рөхсәт кирәк булмаган очраклар

Халыкка түбәндәге очракларда өйдән чыгып китәргә мөмкин: ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, гомергә һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаганда, эшчәнлегенә чикләүләр куелмаган кибеткә бару; яшәү урыныннан 100 метрдан да ерак булмаган арада йорт хайваннарын урамда йөртү, якындагы чүп бакларына кадәр көнкүреш чүп-чарын чыгару, эш бирүченең ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган форма буенча белешмәсе булганда, эшчәнлеге туктатылмаган оешмадагы эш урынына бару һәм кайту, республика эчендә йөк ташу, шулай ук йөк җибәрүче тарафыннан бирелә торган белешмә булганда, рес публикадан йөк ташу, волонтер тарафыннан белешмә булганда дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарларны китерү өчен. 
Игътибар: машинада күмәк ләп йөргән очракта, рөхсәт барлык пассажирларга һәм машина йөртүчегә кирәк.

 Урамнарда һәм юлларда хокук саклау органнары патрульлек итә

 Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре изоляция зоналарыннан чыгып китәргә мөмкинлек бирүче эш урыннарыннан махсус белешмәләрнең булуын тикшерә. Әлбәттә, җәяүлеләр, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар медицина битлекләрендә булырга һәм үзләре белән паспорт алырга тиеш. Кайбер чистайлылар аларга карантин кагыйдәләре кагылмый дип уйлыйлар. 1 апрельдә режимны 58 кеше бозган. Аларга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде. 
Инфекция таралу куркынычы булган шартларда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен коронавирус йоктырмаган гражданинга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X