Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Туган як һәрвакытта йөрәк түрендә

    Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә - Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә.

    Чираттагы язмамны Ф.Яруллинның шигырь юллары белән башлыйм, чөнки туган як, туган авыл - һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул.

    Һәрберебезнең туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре бар. Шушы шәхесләр исемлегенә мин бик теләп Альберт Гомәр улы Дәминовны кертер идем.

    Альберт Гомәр улы туган җире, туган авылы өчен янып-көеп яши торган кеше. Аның туган авылына булган мәхәббәте иксез-чиксез, ул авыл тарихын саклап калучы бердәнбер кеше. Ул авылыбызны гасырлар тарихына кертеп, тарих битләрендә калдырырлык итеп авыл турында «Туган җир: шәхесләр һәм язмышлар» дип исемләнгән, авылның үткәне, бүгенгесе һәм аның кешеләре турында китап язды. Икенче китабы «Синең эзең» дип исемләнгән. Анда үзенең нәселшәҗәрә агачы, авылыбыз кешеләре турында язылган.

    Китап язу эше белән генә туган җирне яратуы бетмәде Альберт Гомәр улының. Ул һәрдаим мәдәни чараларга, мәктәптәге истәлекле, күңелле вакыйгаларга үзенең матди ярдәмен кертә. Быел да авыл җирлеге тарафыннан авылга керү юлында куела торган стелага да бик зур ярдәм итте. Авыл тормышын, аның яшәешен кайгыртып торучылар кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белә. Шушы сыйфатлары өчен Иске Роман авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Габдрәшит кызы Альберт Гомәр улына ТАССРның 100еллыгы уңаеннан чыгарылган билгене тапшырды. Рәхмәт сезгә, Альберт абый! Туган җирегезгә, туган авылыгызга кылган гамәлләрегез Аллаһ тарафыннан игелек­ле саваплардан булып саналсын.

    Бу эштә Чаллы шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Сәхәбетдинов Габдулла Габдрахман улы, Чистай шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Билалов Илдар Мансур улы, авыл мәчете, фермерлар - Смольков Сергей Ирекҗан улы, Нуруллин Җәгьфәр Зөфәр улы, бу матурлыкка битараф кала алмаучы авылдашларыбыз да үзләренең өлешләрен керттеләр. Барысына да зур рәхмәт.

    Стела бик матур килеп чыкты.

    Туган халкың моңын аңлар булсаң,

    Кайт әле бер безнең якларга!...

    Язучы - авылдашыбыз Кояш Тимбикованың туган як турындагы шигыре белән бу матурлык авылыбызга үзенең авылдашларын чакырып тора...

     

    Энҗе Ибраһимова,

    Иске Роман авылы китапханәчесе

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: