Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган телдә белем алырга теләүче балалар арта бара

Муниципалитетта милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Советның чираттагы утырышы узды. Аны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды.

Утырыш барышында кат нашучылар шәһәр һәм районның мәгариф учреж дениеләрендә туган тел ләрне өйрәнү, миграциядәге вәзгыять, җә мә гать оешмалары эшчәнлеге, Олы Талкыш авыл җирлегендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту темаларын күтәр деләр.

Туган телне ирекле өй рәнү буенча эшне оештыру турында башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары-мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова сөйләде.

– Узган уку елында шә һәр һәм районның балалар бакчаларында татар телле 22 төркем эшләде. Аларга 352 бала йөрде, бу барлык сабыйларның 27,8 процентын тәшкил итә. 2021-2022нче уку елы башына 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә (1, 5, 6, 10, 16, 17, 20, 27, 28 нче номерлы, Каргалының 1нче номерлы балалар бакчасы) татар телендә сөйләшүче 11 яңа төркем эше оештырылды. Анда 210 бала йөри. Бу уку елында барлыгы 33 төркем оештырылды, аларга 562 бала йөри. Шулай итеп, туган телдә белем һәм тәрбия бирүгә сабыйларның 42,5 проценты җәлеп ителде, – диде Ольга Вадимовна.

Мәктәпләрдә дә бу юнә лештә уңай динамика күзә телә.

– Чистай районының гомуми белем бирү учреж дение ләрендә 3 туган тел: рус, татар, чуваш телләре өйрәнелә. 2021-2022нче уку елы башына барлык укучыларның 35 проценты (2822 укучы) туган татар телен, 64,7 проценты (5308 бала) туган рус телен, 0,3 проценты (30 укучы) туган чуваш телен өйрәнә. 2021-2022нче елларда Каргалы гимназиясендә, 2нче номерлы лицейда, 5нче мәктәптә, 2нче, 3нче номерлы гимназияләрдә татар телендә тәрбия бирүче өстәмә сыйныфлар ачылды. Агымдагы уку елыннан 2нче номерлы гимназиягә милли мәктәп статусы кире кайтарылды. 2021-2022нче уку елы башына туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең гомуми күләме 47 процент тәшкил итә.

Хокук тәртибен тәэмин итүгә, законсыз миграциягә каршы торуга юнәлтелгән нәтиҗәле чаралар эшләү, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар тарафыннан кылынган хокук бозулар дәрәҗәсен киметү, миграция законнарын үтәү турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Илнур Нуриәхмәтов сөйләде.

– Россия Эчке эшләр ми нистр лыгының Чис тай районы буенча бүлеге Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлеге белән берлектә агымдагы елда миграция законнарын бозу очракларын, чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның законсыз хезмәт эшчәнлеген ачыклау һәм чит ил гражданнарын эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү кагыйдәләрен үтәү буенча ике оператив-кисәтү чарасы үткәрде. Оператив-кисәтү чаралары үткәрү чорында барлыгы 17 административ беркетмә төзелде. Шулай ук законсыз миграция белән бәйле 2 җинаять ачыкланды, – дип сөйләде Илнур Нуриәхмәтов.

Керәшеннәр милли-мәдә ни үзәге эше белән аның җитәкчесе Алексей Ефимов таныштырды.

– Керәшеннәр җәмәгать оешмасының Чистай бүле ге традицион мәдәният кыйм мәтләрен торгызу эшенә юнәлгән. Аның төп бурычы – керәшен халкының социаль активлыгын арттыру, индифферентлыкны киметү һәм заманча шартларда этномәдәни үсешне торгызу, – дип билгеләп үтте Алексей Тихонович. – Без керәшеннәрнең рухи байлыгын үстерүгә, дини һәм этник сәнгать кыйммәтләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән милли бәйрәмнәрне торгызу, шулай ук шәһәр һәм район халкының ялын оештыруда җәлеп итү буенча максатчан эш алып барабыз. Болар – Нардуган, Пасха, Трои ца, Пит рау һәм башка бәйрәмнәр. Әлбәттә, биредә яшь буынны җәлеп итмичә булмый. Балалар һәм яшьләр барлык мәдәни чараларга да диярлек катнаштырыла. Бу эш белән ата-аналар, укытучылар, әлбәттә, авыл клублары, мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре шөгыльләнә.

Ул шулай ук рухи яңа рышка да зур игътибар бире лүен ассызыклады. Чистайда керәшеннәр чиркәве төзелә башлады. Югары Кондрата һәм Бахта авылларында чиркәүләр эшли, Актау авылында элеккеге мәктәп бинасында гыйбадәт бүлмәсе җиһазландырылган.

«Камалия» ял итү-үсеш үзәге эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Радик Вафин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, үзәктә кызыксынулар буенча 9 клуб оештырылган. Һәр клуб үзара тыгыз хезмәттәшлек итүе белән уникаль. Ул шулай ук кайбер социаль проектлар турында сөйләде.

– «Камалия» үзәге базасында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар өчен клуб оештырдык, эшмәкәрләр белән командада без аларны ир-егетләр эшенә һәм файдалы күнекмәләргә өйрәтәбез. Безнең үзәктә «Чәк-Чәк» гаилә клубы әти-әниләр белән файдалы ял оештыру эшен алып бара. Мәсәлән, тренинглар, курслар, гаиләдә иң киң таралган каршылыкларны тикшерү форматында. Шулай ук «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән без район авылларында укучылар белән эшлибез һәм коррекция мәктәбендә белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дәресләр үткәрә башладык, – дип мәгълүмат бирде Радик Вафин.

Ул шулай ук оешманың конкурсларда катнашуы һәм казанышлары турында сөйләде. Шулай итеп, «Социаль ярминкә» беренче республика хәйрия фестивалендә «Камалия» үзәге эшчәнлеге «Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерцияви булмаган оешмаларының иң яхшы практикалары» җыентыгына кертелде. Үзәк проектлары төрле фондлардан берничә тапкыр грант ярдәме алды.

Олы Талкыш авыл җирле гендә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында район башлыгы Эдуард Ильин сөйләде.

Эдуард Борисович билге ләп үткәнчә, авыл җирлеге территориясендә биш торак пункт урнашкан, аларда руслар, татарлар, чувашлар, украиннар, үзбәкләр, әзербайҗаннар, молдованнар яши.

– Халык, нигездә, православие динендә. Олы Талкыш авылында бер гыйбадәт йорты бар, аңа 10-12 мәхәллә кешесе йөри. Гыйбадәт айга бер тапкыр үткәрелә. Хәзер Кызыл Яр авылында элеккеге ФАП бинасында гыйбадәт йорты ачу мәсьәләсе карала, – дип хәбәр итте Эдуард Ильин. – Милли яки дини нигездә каршылыкларга китерә торган вакыйгаларны булдырмау буенча даими кисәтү эше полиция хезмәткәрләре, авыл җирлеге хакимияте хезмәткәрләре, ирекле халык дружинасы әгъзалары белән берлектә алып барыла. Бердәм эш нәтиҗәсендә авыл җирлеге территориясендә милләтара, динара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм иҗтимагый-сәяси хәл тыныч һәм тотрыклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев