Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган җиребез туфрагы җимешләрен мул бирә

...

Бер карасаң, гади туфрак

Туган җир туфрагы.

Шунда үскән агачның,

Мин аның - бер яфрагы.

Туфракта бар да үсә,

Агачы һәм үләне.

Игелекле булса иде

Шушы җирдә үскәне.

Бу якты дөньяларга,

Бирдең безгә гомерләр.

Әз генә вакытларга

Без бит — синең җимешләр.

Туган авыл... Адәм бала сының җаны шулай яратылган күрәсең: гомер узган саен узганнарны сагынып искә алу хисе арта бара. Аннан чыгып киткәннәр гомер буе аны сагынып, юксынып яши. Аның һәр кешесе, һәр сукмагы, чокырына кадәр күз алдыннан китми. ТАССР төзелүгә 100 ел тулу, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы унаеннан минем кыскача гына туган авылым тарихын барлап үтәсем килә.

Хәзерге Дүрт-Өйле авылы урынына 1640 елларда Кадыйр исемле кеше килеп утырган һәм шуның исеме буенча «Кадерляево» дип аталган. Ләкин табигатьнең матурлыгы башка кешеләрне дә тарткан, тагын өч хуҗалык килеп утырган һәм шулай Дүрт-Өйле исеме алган. Шуннан башлап авыл әкренләп үсә барган һәм 1900 елларга 550дән артык хуҗалык саналган. Кешеләр, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнәләр. Җирләр агач сука, агач тырма белән эшкәртелгән. Урып-җыюның төп коралы урак, чалгы һәм чабагач булган. ХХ гасыр башына авыл бик тиз катлаулана башлаган. Авылда Әхмәтвәли Абдулвәлиев, Гыйззәт Хөснетдинов, Мөхетдин Хөснетдинов, Камали Вахитов, Хамәди Әхтәмов, Кәримгәрәй Гамилов кебек байлар барлыкка килгәннәр, аларның 7-8 баш атлары, 6-7 сыерлары, 30-40 баш сарыклары булган. Ә шул ук вакытта авыл халкының 3/1ендә ат та, сыер да һәм сарык та булмаган.

Авылда укый белучеләр шактый булса да, яза белгән грамоталы кешеләр бик аз дәрәжәдә булган. 1913 елда авылда бары тик Камали Вахитов һәм Хәмит Ярмөхәммәтовлар гына яза белгәннәр.

Халык акчасына күл буена мәдрәсә салына, халыкны агарту эше алып барыла. Халык биредә укырга өйрәнә, дин нигезләренә төшенә. Һәм соңрак, 1870 елны авыл халкыннан акча җыеп мәчет салына һәм җылытыр өчен аерым утын салымы кертелә. Яңа мәчеткә яңа имам— указлы имам китертелә. Мәдрәсә дә, мәчет һәм имам да халык өстендә була. Мәчеткә каршы якта, елганың икенче ягы — аръягында ике елгалык имам белән мәэзингә бирелә, анда үскән печән аларныкы була.

Рамазан аенда мәэзин Шакир бабайның игезәк уллары Нәкый белән Мөттәкый матур иттереп, көйләп тәравих тәсбихләрен әйтә торган булган.

1914 елнын 1 августында 1 нче Бөтендөнья сугышы башланган, август ае дәвамында гына да 100дән артык кеше сугышка киткән. Шуларның 50дән артыгы үлеп калган, күбесе яраланган, имгәнеп кайткан.

Авылдашларыбыздан Төх фәтулла Сафиуллин, Шәмәрдән Шаһивәлиев, Зәмжиһан Гыймалетдинов, Һади Дәүләтгәрәев, Мортаза Хәкимовлар Февраль һәм Бөек Октябрь социалистик революциясендә катнашканнар. Мортаза Хәкимов, Шәмәрдән Шаһивәлиев, Ибра һим Хаматгалиев, Минһади Хәммадиев, Минвәли Галләмов һәм Хәйдәр Вафин гражданнар сугышы елларында Совет властен яклап дошманга каршы сугышканнар.

Хәйдәр Вафин - ике сугыш ветераны була, гражданнар сугышында бер күзен югалтып кайта. Минһади Хәммадиев - гражданнар сугышында Урта Азиядә басмачылар кулыннан үлә.

1917 елның көзендә авылда Совет власте урнашкан һәм аның беренче рәисе итеп Һади Дәүләтгәрәев сайланган.

1919 елда 4 класслы фәнни мәктәп ачылган, ләкин 4 классны да бер укытучы Түбән Тигәнәле авылыннан килгән Вагыйз Закиров укыткан. 1934 елда 5 класслы - бүлмәле яңа балалар бакчасы өчен бина салынып беткән, иркен бина да 7 еллык мәктәп ачылган. Мәктәпнең беренче директоры Халик Кадыйров булган.

1961 елны мәктәпләрне эреләндерү һәм 8 еллыкка әйләндерү өчен мәктәп 4 еллыкка калган. 1-4 сыйныфлардан 2 сыйныф комплект оештырылган. 4 сыйныфта Татьяна Матвеевна Костина һәм Анна Осиповна Миронова укытканнар. Рус телен Анна Максимовна Еремеева укыткан.

1933 елда «Уку өйе» ачылган, аның беренче мөдире Халик Кадыйров булган. 1938 елда клуб ачыла. 1936 елларда китапханә булдырыла. 1933 елда медпункт ачылган, аның беренче мөдире фельдшер Бонарев булган.

1931 елда авылда крестьяннар колхозга берләшә башлый һәм югары очта «Якты күл», түбән очта «Ярыш» колхозы төзелгән. Һәр колхозда чама белән 120шәр хуҗалык булган. «Ярыш» колхозында беренче рәис итеп Мортаза Хәкимовны, «Якты күл»гә Шакирҗан Гыйззәтуллинны сайлап куйганнар. 1932 елда «Якты күл» «Ярыш»ка кушылган, анын рәисе итеп Шәмсетдин Әхмәтжанов сайланган. Колхозның 150 баш аты, 25 атлы ургыч машинасы, 15-20 атлы сугу машинасы булган. 1933 елда рәис итеп Вилдан Гыйльманов сайланган һәм 7 баш сыер, 15-20 баш сарыгы булган терлекчелек фермасы оештырылган. Барлыгы 250 чамасы хуҗалык берләшкән. 1929 елда Ташлык поселогы аерылып чыга, анда «Кызыл Шәрекъ» колхозы төзелә. 1952 елда «Кызыл Шәрекъ» «Ярыш» колхозына кушыла һәм яңадан колхоз членнары Дурт-Өйлегә күченеп кайтканнар.

1958 елда «Ярыш» колхозы күрше Гаделша авылына «Тукай» исемендәге колхозга кушыла. Моңа авыл хуҗалыгын эшкәртүдә кулланыла торган машиналарның аз булуы сәбәп булган, шулай ук колхозларның идарә эшендә эшләүче кеше ләргә түләү чыгымнарын киметү кирәк булган.

Ә авыл советы Гаделшада калдырылган, моңа риза булмаган, авылының киләчәген уйлаган «Ярыш» колхозы рәисе Харис абзый Хафизов йөрәге шартлап үлгән.

1940 елларга авыл халкы шактый мул тормыш белән яши башлаган. Ләкин 1941 елның 22 июнь көнендә фашистик Германия искәрмәстән сугыш башлый, Совет халкының тыныч тормышын боза. Бөтен халык белән бергә Дурт-Өйле авылы кешеләре дә Ватанны саклау көрәшенә күтәрелгәннәр. Авылдан 130 кеше фронтка киткән.

Авылдашларыбыз батырларча сугышканнар, ләкин шулардан 100гә якын авылдашыбыз сугыш кырында һәлак булган. Шуларның берсе Гатин Шәфигулла Сибгатулла улы, 7 еллык авыл мәктәбен тәмамлап, сугыш башланганда Чистай медицина училищесын тәмамлап йөргән 16 яшьлек егет, үз теләге белән башкалар белән беррәттән Ватан өчен көрәшкә китә, разведчик була, бер ел өчендә лейтенант дәрәжәсенә ирешә. 1942 елның 8 августында Тула шәһәре янында батырларча һәлак була.

Сугыштан Гайсин К., Гайсин С., Мәхмүтов Ш., Гәрәев М., Фатыйхов И., Закиров Г., Сәхапов Х., Хафизов Ф., Гадиев М., Сабиржанов Зарифлар яраланып кайтканнар. Гайсин К., Хәнәфиев Х., Җамалетдинов В., Мусабиров Р., Сабитов Х., Закиров Г., Фатыйхов Харислар орден һәм медальләр белән буләкләнгәннәр.

1955 елда авыл радиолаштырылган, ләкин 1960 елларга усак баганалар черү сәбәпле, Мөслимнән алына торган радио тапшырулар тукталган. 1962 елда авылның үзендә электр станциясе төзелгән һәм ул бригада мастерскоендагы машиналарны, фермаларны электр энергиясе белән тәэмин иткән. 1964 елда бөтен авыл тулысынча диярлек электрланган һәм электр энергияне дәүләт челтәреннән алган.

1964 елга авылда 148 хужалык булган. 1963-1965 елларда авыл халкының көнкүреш шартлары чагыштыргысыз яхшырган, 1965 елга 100дән артык тегү машинасы сатып алганнар. Авылда 7 мотоцикл, йорт саен диярлек велосипед һәм төрле җылыткыч электр приборлары булган. Колхоз уставы нигезендә һәр хуҗалык сыер, бозау, 4-5 сарык һәм кәжә, чикләнмәгән санда каз, үрдәк һәм тавык асраган. 0,25 га мәйданда бәрәңге һәм яшелчә утырткан. 1956 елдан трактор чәчкеч машиналар, 1960 елдан комбайннар атлы ургыч машиналарын тулысынча кысрык лап чыгарганнар, ләкин әле борчак уруда чалгы кулланыла килгән.

Колхоз 1958 елдан башлап кукуруз һәм 1964 елдан башлап шикәр өчен чөгендер игә башлаган. 1963 елда ындыр табагына автоүлчәү куелган һәм кул белән икмәк үлчәүне кысрыклап чыгарган. 1964 елда икмәк эшкәртүдә, машиналарга икмәк төяүдә механизация кул хезмәтен тулысынча алмаштырган.

1965 елга колхозның 11 автомашинасы, 18 тракторы, 12 комбайны булган...

Минем авылым Дурт-Өйле

Матур жиргә урнашкан.

Бабаларым мул тормышны

Булдырырга тырышкан...

Нәтижә ясап әйткәндә, Дурт-Өйле авылының тарихы бай һәм кызыклы. Аның әле өйрәнелмәгән юнәлешләре бихисап.

Дурт-Өйле авылы, безнең фикеребезгә, борынгы авыллар рәтенә кертеп каралырга тиеш. Аның үз үсеш тарихы бар. Авыл тарихын, халыкның үткән тарихын һәм башка үзенчәлекләре турында мәгълүматларны тарихи һәйкәлләр житкерә.

Татар тарихы гажәеп бай һәм катлаулы. Аны өйрәнү Дүрт-Өйле авылы кебек кечкенә авыллар тарихын ачыклаудан башланырга тиеш.

Альбина Нурутдинова,

Дурт-Өйле авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев