Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган авылым, авылдашлар, кайда сез?

1930 елларда ЦК ВКП(б) карары нигезендә авылларны колхозлаштыруда ярдәм, оештыру сәләте булган намуслы партия әгъзасы булган эшчеләрне авылларга җибәргәннәр. Аларны унмеңчеләр дип атаганнар, чөнки бу елларда авылларга ун мең эшче җибәрелгән.Шундыйларның берсе тимерче Никифор булган.

«1946 елның кышкы бер көнендә шул ук фермада (мәктәптә) уку вакытында, самолет борыны белән кырда карга төшеп кадала (ул вакытта халыкның якыннан самолет күргәне булмый). Барыбыз да карарга дип бата-чума шунда йөгердек. Без килгәндә ир-атлар арканнар ярдәмендә самолетны тартып торгызганнар иде. Менә шул тимерче самолетны төзәтеп җибәрде, самолет исән-сау очып китте. Менә безнең тимерче нинди алтын куллы кеше булган», – дип искә ала Николай Романович Николаев.

Сугышка кадәр авылда (поселокта) 128 кеше яшәгән, шуннан 21 кеше сугышка киткән, 7 кеше генә әйләнеп кайткан, 14се яу кырында ятып калган, күбесенең кайда үлеп калулары да билгесез, шуңа күрә балалары да бернинди ташламалардан файдалана алмадылар, чөнки алар бүген дә үлгәннәр арасында юк.

Сугыштан соң 1946 елда авылда барысы 121 кеше яшәгән, шуның 88е балалар булган , колхоздагы барлык эш алар җилкәсендә булган, чөнки өлкәннәр азая барган, калганнары да картаеп барганнар. 10 яшьлек балалар барысы да җәй буе колхозда эшләгән. Аларны беркем дә ирексезләмәгән, көчләре җиткән эшне башкарганнар. Күбесе утау эшләрендә катнашкан, эштә катнашучыларга аванс – он күбрәк биргәннәр.

Авылда язылмаган закон буенча яшәгәннәр, игеннәр начар уңган елны да бер хезмәт көненә бер килограммнан да ким икмәк бирмәскә, уңыш булган елны резервтан соң күпме кала барысын да бүлгәннәр. Ә моңа алдан бирелгән аванс берсе дә кертелмәгән, шуңа күрә безнең авылда ачтан үлгән бер генә бала да булмаган.1943– 44 еллар иң авыр еллар була, чөнки 1940 елдагы запаслар бетә( уңыш яхшы булган елны алдагы ел саен резерв дип калдырганнар, аның келәте дә аерым булган, исеме дә резерв). Ә кырда эшләргә бала-чага белән хатын-кызлар гына кала, җитмәсә, аларның да күбесен сугышка алып китәләр. Уңыш та начар була.

«1945 елда уңыш әйбәт булды, аны мин дә хәтерлим, мин шул елдан башлап ашар өчен сәрдә җыймый башладым, алдагы 1943-44 елларда урманда сәрдә җыюлар истә калган, чөнки мин алты яшьтән берүзем урманда сәрдә җыя идем», - ди Николай Романович.

Колхозның ындыры да иң биек җирдә ясалган: бер яктан да су агып керерлек булмаган, бөтен ягында да үзәнлекләр булган, ә ындыр эче хәзерге асфальт шикелле ялтырап торган. Ындыр табагы зур, иркен, түбәсе ябык (хәзергечә әйтсәк, ябык ындыр табагы), ике башта да кибәклек. Игеннең бер бөртеге дә югалмый, кырда да калмый, сугылган саламы гына тышкы якка чыгарыла, шунда ук эскерткә өелә бара, кышкылыкка бөтен азык та шунда саклана. Сугу машинасында алыштыргысыз Егоров Петр эшләгән, ул үзе пожарник, шулай ук агроном да булган, чөнки алдагы елда кайсы культураның яхшы уңасын аңардан да яхшырак белүче булмаган. Иң беренче арыш урагына төшкәннәр (башка хуҗалыкларда сугыштан соңгы елларда да бөтен кырларны диярлек урак белән урган булсалар, авангардлылар ул вакытта атлар белән урдырганны гына бәйләгәннәр). Уру өчен ике агрегат булган – жатка, лабогрейка. Кайбер яңгырлы елларда иген кибеп җитмәгән. Андый вакытта ашлыкны өйләргә киптерергә биргәннәр, шунда тегермәндә тарттырып халыкка онлата өләшкәннәр, берничә көннән тагын шулай кабатлаганнар.Ул елларда урып-җыю чорында районнан һәрбер авылга вәкилләр килгәннәр, тикшерү көчле булган, колхозның үз ревизоры булган, ул – Воляков Павел Васильевич, аңардан узып беркем берни эшли алмаган. Шулай булуга карамас тан, бервакыт тикшерүче кайтып киткәч, ашлыкны капчыкларга тутырып, атлар белән тегермәнгә җибәргәннәр, аннан төнлә теге кеше килгәнче дип, һәрбер кешегә исемлек буенча үлчәп, күпме тиешлесен билгеләп халыкка таратканнар. «Авангард» халкы ул еллар өчен ышанмаслык уңыш алган, 18 елга гектарына 20 центнер тирәсе. Җирләре күбесенчә ак балчыклы, уңдырышлы булган, халык бик каты эшләгән, кыш буена булачак пар җиренә тирес ташыганнар, кырдагы чүп үләнен бала-чага кул белән утаган. Язгы сукада һәрбер кырда, кырның балчыгына карап аерым тирәнлек белән сукалаганнар, шулай ук культураларны дөрес чиратлаштырганнар. Көзге уҗымнарны көпшәгә китмәсен дип авыл картлары карап торган, әгәр инде шулай килеп чыкса, җир каткач, ферма сыерларын уҗымга чыгарганнар. Башка вакытта колхоз кырында бер хайван да булмаган, авыл тирәсе тотып алынган, берничә җирдә кыр капка гына булган. Ә анда җәй буена балалар сакта торганнар, урак өстендә кырдан башак җыю да алар өстендә булган. Күрәсез, бала-чагага бөтен җирдә эш җитәрлек булган.

Авыл халкы бик тату яши. Берсе өстеннән берсе шикаять язу түгел, ачуланышу да булмый. Эш булганда барысы да бергә эшлиләр, бәйрәмдә дә бергә күңел ачалар, бертуганнар кебек яшиләр. Эш көнендә авылда бер генә салмыш кешене дә очрата алмыйсың, шулай да берәү була. Бу умартачы Смирнов Арсентий, ул ел саен колхозга яхшы бал биргән, ул бөтен кирәк-яракка ярап торган, шуңа күрә аңа бер кеше бер сүз әйтмәгән, ризасызлык белдермәгән.

Авылда тагын шундый бер хәл була.Бригадир Прасковья Васильевна эш беткәч, өенә кайта, аның алъяпкычы ертык була. Бу хәлне ул рәис белән сугыштык әле, резерв келәтендә ашлык бар, быелга җитәрлек, ә ул халыкка ашлык бирергә теләми, халыкның ашарына юк, балалары да миннән ашарга сорыйлар дип аңлата. Яңа рәис яңача эшләргә уйлаган, барысын да үзе генә хәл итмәкче булган. Әмма колхозда рәис үзе генә идарә итә алмый бит, анда берничә кеше, ә иң олысы ревизор була. Билгеле, соңыннан барысы да җайлана, гадәтләнгән тәртип буенча, искечә яши башлыйлар.

«Авангард» халкы сугыш елларында сугыш астыннан авылга Эстониядән килгән бер гаиләне, Кырымнан килгән янә бер гаиләне үз куенына ала. Кырымнан килгән хатын-кыз карап торучы хезмәтен башкара, кырдан кайтучы хатын-кызларны тикшерә, шикаятьче була. Әмма авыл халкының тырышлыгын, намуслылыгын күреп, ул үз хезмәтеннән ваз кичә, бу начар гадәтен ташлый.

Авыл тарихында тагын бер шатлыклы вакыйга була. Сугыштан соңгы елларда Трофим Васильевичның югалган атының Самолет исемле тае Каргалы район сабан туенда ат чабышында беренче урынны ала. Бу җиңүне бөтен «Авангард» халкы бәйрәм итә. Ат өстендә яшүсмер Воляков Василий була. Бүләккә ат җигү әсваплары (сбруй, камыт, ыңгырчак һ.б.) бирелә.

Ул елларда барлык колхозларның да Чулман елгасы буенда болынлыклары булган, шуннан печән чапканнар. «Авангард»лыларга бу җирләр эләкмәгән, авылыбызда да бернинди болынлык булмады, чөнки колхозлашу чорында безгә чәчү җире генә бирелде. Шуңа карамастан, халык печәнсез калмаган, үзләре чаба алмаган хуҗалыклар белән сөйләшеп, аларныкын чапканнар, бер атна печән чабып, кыш буена җитәрлек печән әзерләгәннәр. Шулай ук колхозда яшәү дәверендә бернинди техника да булмый, бөтен тарту көче атлар һәм үгезләр була. Соңгы елларда атлар җитәрлек үрчегәч, үгезләр бетә, шулай ук колхоз да таркала.Колхозларны берләштерү башлана.

Шулай итеп, «Авангард» колхозы 18 ел – 1935-1953 елларда яши. Ә колхоз беткәч, 1968 елга кадәр Кызыл Йолдыз авылы «Алга» колхозының бүлекчәсенә әйләнә. Анда кошлар, атлар фермасы, ашлык сак лау келәтләре саклана, умартачылык калдырыла.

1968 елда аерылып чыккан Кызыл Йолдыз авылы яшәүдән туктый, барлыгы ул 40 ел гына яши. Иң соңгы булып авылдан Николаев Роман Николаевич гаиләсе китә. Халык төрле төбәкләргә: Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләренә, умартачы Смирнов Арсентий гаиләсе белән Уралга, Садовниковлар гаиләсе Кырым ярымутрауларына күчеп китәләр, ә аерылып чыккан авылга нигез салучы Трофим Васильевичның оныгы Надежда бүгенге көндә Украинада яши. Шулай да авыл яшәүдән туктагач, төп халык кире туган җиренә – Чуваш Ялтаны авылына кайта һәм яшәвен дәвам итә.

Гасырга якын вакыт үтсә дә, бу урын, табигать исән әле, ләкин үзгәргән. Умарталык аланы һәм җимерек умартачы өе, Роман бабай чишмәсе, ындыр калкулыгы һәм өй урыннары сакланып калган.

Үзләренең гореф-гадәтләрен саклау максатыннан ел саен, җәй айларында «Авангард» колхозында яшәүчеләрнең 60-70кә җиткән оныклары, 80нән узган балалары ата- бабаларының нигезенә кайта. Бигрәк тә бу җирле халыкның милли татар-керәшеннәр бәйрәме Троица һәм Питрауларда була.

 Халык бирегә гаиләләре, нәселләре белән төркем-төркем җыелып кайта, туган нигезендә була, туганнарын искә төшерә, ә кайберләре палаткалар корып, кунарга да кала, туган җиренең һавасын сулый, аның табигате белән ләззәтләнә.

Берничә ел элек Кырым ярыму травыннан Садовниковлар кайтып, Чуваш Ялтаныннан «Авангард»ка җәяү барып, каен ботакларыннан себерке ясап, кулъяулыкка төреп туган җир туфрагын алып киттеләр һәм аларның шатлыкларын аңлатып бетерерлек түгел иде... Туган җир туфрагын ядкарь итеп сакларга дип алып киттеләр. Бүгенге көнгә кадәр Кызыл Йолдыз авылының кулдан сызылган планы-сызымы да бар әле.

«Авангард»та ул елларда чын колхоз булган икән, шулай булырга, эшләгән кеше үзе тапкан байлыкка үзе хуҗа булырга тиеш. Алар хөкүмәт тарафыннан бирелгән бурычны үтәп барганнар, ә хөкүмәттән бер тиен дә акча алмаганнар, башкалар хисабына яшәмәгәннәр. Элек Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының беренче секретаре Н.С.Хрущев 1970-1980 елларда халыкны коммунизмда яшәтергә теләгән иде, ә «Авангард»лылар башка хуҗалыклар белән чагыштырганда 1935-1953 елларда ук коммунизмда яшәгәннәр икән.

... Ә карт имән, каен, усак яфраклары акрын җылы җил искәндә бер-берсенә дәшәләр һәм пышылдашып: «Кайда сез кешеләр, кайда син, туган авылыбыз!» – дип мәңгелек сорауны бирәләр сыман.

Николай Воляков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X