Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган авылы өчен җан атып яши

Туган ягын, авылдашларын ихластан яратучы, аның борчу-шатлыкларын үзенә сыйдыручы кешеләре булган авыл, чыннан да, бәхетле дияр идем. Чөнки авылның үткәнен дә, бүгенге һәм киләчәген дә, тормыш-көнкүрешен дә аның кешеләреннән башка күз алдына да китереп булмый.

Авылның төп байлыгы - аның тырыш, уңган, эчкерсез, самими кешеләре... Авылда кешеләр бер-берсен яхшы белә, биредә шатлыгы - борчуы да уртак дигәндәй. Элек-электән авылларыбыз кешелекнең иң асыл сыйфатларын саклаучылар булып саналганнар. Шөкер, әле бүген дә күбебезнең кендек каны тамган авылларыбыз безнең өчен рухи таянычыбыз, безне яклап, саклап, торучы калканыбыз.
Юрис абый Сабирҗанов өчен дә туган авылы Дүрт Өйледән дә кадерле, газиз җир юк. «Чит җирдә хәтта берне дә куна алмыйм, үз авылыма, үз өемә кайтасым килә», - ди ул. Күптән түгел генә 82 яшен тутырган әлеге фидакарь җан иясе туган авылы өчен җан атып йөри. Әти-әнисе Зариф абый белән Сания апа да шушы авылда туып- үскәннәр, гомер буе шунда яшәп, шунда хезмәт иткәннәр. Алар унөч балага (икесе сабый чакта ук вафат була) гомер бүләк иткән мөхтәрәм җан ияләре. Сания апа Герой-Ана исеменә лаек булган, Алтын Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Балаларын кешелек­ле, хезмәт сөючән итеп үстер­гәннәр. Бүгенге көндә унбер баланың җидесе генә исән-сау. Шуларның берсе, алда әйткәнебезчә, бар гомерен туган авылына багышлаган, үз җиренең чын патриоты Юрис абый. Аның гомере туган авылы кырларында үткән диярлек. Ундүрт яшеннән төрле эшләрдә катнашкан, унҗиде яшеннән комбайнда иген басуларын иңләгән егеткә тракторчы да, бригадир да, хисапчы да булып эшләргә туры килә. Максатчан, белемгә омтылуы аны авыл хуҗалыгы институтына китерә. Хезмәтеннән аерылмыйча агроном белгечлеген үзләштерә. 1973 елда институтны тәмамлап, галим агроном белгечлеге ала. Туган авылында баш агроном булып эшли башлый,нәкъ менә шул вакытта бар белемен, көч-куәтен эшкә җигә ул. Төрле каршылык­лы хәлләр килеп чыкканда да, һава торышы нинди булса да, күңеле яраткан эшне җиренә җиткереп, бар тырышлыгын куеп башкара. Биш елдан соң аңа мелиорация эшенә күчәргә туры килә, биредә дә сынатмый. Әлеге җаваплы постка утыз ел гомерен багышлый. Соңрак Юрис Зариф улына Тукай хуҗалыгында партком секретаре булып эшләргә дә туры килә, агроном-мелиоратор булып пенсиягә чыга. Аның гомуми хезмәт стажы алтмыш бер ел тәшкил итә! Гомер юлдашы Галия апа белән ике ул: Илдус белән Илнурны тәрбияләп үстерәләр. Галия апа үзе дә чирек гасыр буена авылда балалар бакчасы мөдире булып эшли. Уллары икесе дә укытучы һөнәрен сайлаганнар. Хәзер инде үзләренең уңышлары белән оныклары сөендереп тора. Сабирҗановлар нәселе ышанычлы кулларда. Ни кызганыч, Галия апа бүген якыннары арасында юк инде. Урыны оҗмахта булсын.
Хезмәт елларында Юрис абый төп эше белән бер­рәттән, җәмәгать эшлә­рендә дә актив катнаша. Халык үтенече буенча авылдашларының мәнфә­гать­ләрен яклап, төрле инстанцияләргә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә аңа. Район хастаханәсендә гемодиализ бүлеге ачылуда, анда ике Америка аппараты кайтаруда да өлеше зур аның. Министрлыкка хат язып, туган авылы Дүрт Өйлегә 50 мең сумлык янгын насосы кайтартыла. Шулай ук ике күлне тирәнәйттерү, авыл эченә юл, клуб салу кебек авыл яшәеше өчен мөһим эшләрдә дә башлап йөри. Хезмәте барның - хөрмәте бар дигәндәй, активлыгы, авыл үсешенә шәхсән өлеш керткәне, сугыш ветераннарына куелган һәйкәлне төзекләндерүдә керткән өлеше, яшь буынны патриотик тәрбияләүдәге хезмәте өчен ул Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов тарафыннан Рәхмәт хатларына лаек була.
Мәһабәт гәүдәле, ачык йөзле Юрис Зариф улына әле һич кенә дә үз яшен бирмәссең. Замана белән бергә атларга тырыша, һәр нәрсәдән хәбәрдар, туган авылының киләчәге турында уйлана, уңай эшләргә сөенә, җитешсезлекләргә ихластан көенә ул. Безнең газетаның тугры әбүнәчесе дә әле ул. «Газетаны яратып укыйм, шәһәр - район хәбәрләрен аннан беләм», - ди әлеге хезмәт ветераны. Монысы безне аеруча шатландыра. Газетабызның 100 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә өлкән әбүнәче дустыбыз турында уку газета укучыларыбызга да күңелле булыр дип уйлыйбыз. Тынгысыз җанлы, якыннарының, тор­мышның, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче әлеге олпат затка ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар