Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган җанлы абыем

Теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килүче олы йөрәкле туганың булу - зур бәхет.

Минем сезгә яраткан газетам «Чистай хәбәрләре» аша олы хөрмәткә лаек булган, яраткан абыем Галимҗан Гали улы Габитов турында язасым килә.

Ул 1951 елның 28 мартында Татар Сарсазы авылында әти-әниемнең беренче уртак балалары булып дөньяга килә.Үзеннән кечерәк туганнарына, ягъни безгә менә дигән кайгыртучан абый, әти-әнигә ныклы терәк булып үсә. Авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфны тәмамлаганнан соң, Иске Роман сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Берара авылда ветсанитар хезмәтен дә башкарырга туры килә аңа. Аннары Чистайдагы автомәктәптә курсларда укый. Ил алдындагы бурычын десантчы булып үтәгәннән соң, 1971 елның көзендә туган авылына якыннары янына кайта. Эшкә урнашканчы Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче туганыбыз Нияз абыйларга кунакка барып кайтырга ниятли. КамАЗ төзелеше башланган еллар була бу. Нияз абый КамГЭС берләшмәсенең УМС СУМ-4 оешмасында эшли торган була. Язмыш дими ни дисең, кунакка дип кенә киткән абыебыз Галимҗан да шушы оешмага машина йөртүче булып эшкә урнаша. Һәм гомере буе шушы оешмага тугры калып, төрле йөк машиналарында эшли. Тырышлыгы, фидакарь хезмәте өчен күп кенә бүләкләргә, Мактау кәгазьләренә ия ул. Эшчән, ярдәмчел абыебыз безнең өчен бар яктан да үрнәк булды.

1973 елның гыйнвар аенда Галимҗан абый яңа гына медицина училищесын тәмамлаган авылдашыбыз Фәрзәнә Ибра һим кызы белән гаилә корып җибәрде. Бер-берсенә биг рәк тә пар килгәннәр алар.Фәрзәнә апа да тырыш, яхшы күңелле, туган хакын хаклый торган кеше. Алар бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр. Икесе дә акыллы, сабыр холык лы, һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел. Киң холыклы, олы җанлы булганнары өчен якыннары, туганнары арасында да абруйлары зур аларның. Без, барлык туганнар да, һәрчак ярдәмләшеп, аралашып, кунак ларга йөрешеп, тату-дус яшибез. Тормышның бар мәгънәсе дә шундый туганнарың булуда, бергә туганлашып яши белүдә.

Фәрзәнә җиңги тормышын игелекле хезмәткә - медицина өлкәсенә багышлаган кеше. Ул гомере буе флюрография бүлегендә эшләп, лаек лы ялга чыкты. Абыем белән алар ике кыз: Эльвира белән Энҗене тәрбияләп үстерделәр, югары белем бирделәр. Алма агачыннан ерак төшми дигән дәй, кызлары да акыллы, тәрбияле. Яр Чаллы мәгариф учреждениеләрендә бухгалтер, икътисадчы булып эшлиләр.Әти-әниләрен оныклар белән дә сөендерергә өлгерделәр инде.

Аллаһы Тәгалә адәм баласын сынар өчен яраткан дибез. Галимҗан абыебызга да ике-өч операция кичерергә туры килде. Без аның тизрәк сәламәтләнүен, шушы авырлык ларның артта калуын телибез. Аллаһы Тәгаләнең изге фәрештәләре абыебызны яклап-саклап торсын иде. Алдагы тормыш юлларында шатланып, балаларының, якыннарының, туганнарының игътибарын, ихтирамын тоеп, Фәрзәнә җиңги белән тигез, бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын.

Азат Габитов.

Татар Сарсазы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев