Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туендыручыны югалту очрагы буенча иминият пенсиясен алырга кем хокуклы

Россия пенсия фонды хәбәр итә

Вафат булган туендыручының тәрбиясендә торган эшкә сәләтсез гаилә әгъзалары, туендыручының иминият стажы дәвамлылыгына, шулай ук аның үлеменә китергән сәбәпләргә һәм вакытка карамастан, әгәр алар тулысынча аның тәрбиясендә булсалар яисә аннан даими рәвештә ярдәм алсалар һәм ул төп яшәү чыганагы булса, шул ук вакытта 18 яшькә җитмәгән, әти-әнисе вафат булган балалар (тулысынча эшкә сәләтле дип танылган балалардан тыш) аның тәрбиясендә булулары таныла.

Вафат булган туендыручының эшкә сәләтсез гаилә әгъзалары булып түбәндәгеләр таныла:

• мәрхүм туендыручының 18 яшькә җитмәгән балалары, ир һәм кыз бертуганнары һәм оныклары;

• төп белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген алып баручы оешмаларда, шул исәптән Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил оешмаларында, уку тәмамланганчы, ләкин 23 яшькә кадәр генә, көндезге формада белем алучы балалары, ир һәм кыз бертуганнары, оныклары;

• мәрхүмнең 18 яше тулганчы инвалидлык алган балалары, кыз һәм ир бертуганнары, оныклары 23 яшьтән соң да әлеге пенсияне ала алалар;

• шул ук вакытта мәрхүм туендыручының ир һәм кыз бертуганнары һәм оныклары эшкә сәләтсез гаилә әгъзалары дип танылалар, әгәр дә аларның эшкә сәләтле әти-әниләре булмаса;

• мәрхүм туендыручының әти-әни­се һәм тормыш иптәше (шул рәвешчә ир-ат һәм хатын-кыз), әгәр алар 65 һәм 60 яшькә җитсәләр (400нче номерлы законга 6нчы кушымтада каралган күчмә нигезләмәләрне исәпкә алып) яки инвалид булып саналсалар;

• мәрхүм туендыручының бабасы һәм әбисе, әгәр алар 65 һәм 60 яшькә җитсәләр (400нче номерлы законга 6нчы кушымтада каралган күчмә нигезләмәләрне исәпкә алып) яки инвалид булсалар һәм аларны карап тотарга тиешле затлар булмаганда;

• мәрхүм туендыручының тәрбиясендә булмаган эшкә сәләтсез әти-әнисе һәм тормыш иптәше, туендыручының үлеменнән соң күпме вакыт үтүгә карамастан, әгәр алар яшәү чыганагын югалтсалар;

• мәрхүм туендыручының әти-әнисенең берсе, тормыш иптәше, бабасы, әбисе, шулай ук 18 яшькә җиткән ир һәм кыз бертуганнары яки баласы, әгәр алар эшләмәсәләр һәм шул ук вакытта мәрхүм туендыручының югалту уңаеннан иминият пенсиясенә хокукы булган, 14 яше тулмаган балаларын, ир һәм кыз бертуганнарын яки оныкларын карау белән мәшгуль булсалар. Бу очракта иминият пенсиясенең әлеге төренә хокук туендыручының тәрбиясендә булу очрагына бәйсез рәвештә барлыкка килә.

Уллыкка яки кызлыкка алучылар туендыручыны югалткан очракта, әти-әниләр белән беррәттән, ә уллыкка яки кызлыкка алынган балалар – үз балалары белән бертигез иминият пенсиясенә хокуклы.  Үги әти һәм үги әни туендыручыны югалту очрагы буенча әти-әни белән беррәттән, ә үги малай һәм үги кыз билгеле шартлар үтәлгәндә, үз балалары белән беррәттән, иминият пенсиясенә хокуклы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев