Туберкулез белән бала да авырарга мөмкин
Узган ел безнең шәһәрдә һәм районда туберкулезның 16 очрагы теркәлгән.
Бу авыру иммунитет какшаганда барлыкка килә, аның өчен билгеле бер социаль чикләүләр юк. Әмма без, билгеле бер кисәтү чараларын үтәп, белгечләр киңәшләрен даими тотып, үзебезне аннан саклап калырга тырыша алабыз. Бу хакта безгә «ТРда (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чистай, Спас районнарындагы филиалы табиб-эпидемиологы Наил Мостафин сөйләде.
– Авыруны микробактерия китереп чыгара, ул күбрәк үпкәләрне зарарлый. Туберкулез сөйләшкән, ютәлләгән, төчкергән яки какырган вакытта һава белән авырудан сәламәт кешегә күчәргә мөмкин. Инфекцияне йоктыру өчен мондый бактерияләрне аз күләмдә сулау да җитә, – дип билгеләп үтә Наил Җәүдәт улы. – Узган ел безнең шәһәрдә һәм районда туберкулез белән авырауның 16 очрагы теркәлгән, аларның 10сы – әйләнә-тирә мохиткә туберкулез таякчыгы бүлеп чыгаручы кешеләр. 11 авыру – 18-49 яшьлекләр, 5се – 50дән 59 яшькә кадәргеләр. Әйтергә кирәк, аларның саны, узган ел белән чагыштырганда, 9 кешегә кимрәк. Чистайлылар арасында туберкулез белән авыраучылар саны уртача республика күрсәткече дәрәҗәсендә тора.
– Бу авыру шуның белән куркыныч, аны тиз генә ачык лау авыр.
– Чыннан да, ютәл, бизгәк, төнлә тиргә бату, авырлыкны югалту күп айлар дәвамында уртача булырга мөмкин һәм, гадәттә, кеше шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми. Шул ук вакытта ул үзенең якыннары, хезмәттәшләре өчен туберкулез чыганагы булып тора. Бер ел эчендә ул тыгыз аралашкан 10-15 кешегә авыру йоктырырга мөмкин.
– Туберкулезга кем күбрәк бирешә?
– Туберкулез яшькә дә, байлыкка да, социаль хәлгә дә, җенескә дә карамый, аның белән балалар да авырарга мөмкин. Хәер, соңгы өч елда бездә андый очраклар теркәлмәде. Балалар авыруны йоктыручы бактерияләр белән туганнар авыраганда яки кунаклар килгәндә өйдә, авыру күршеләрдән, җәмәгать транспортында, эре сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендә, оешкан коллективларда очрашырга мөмкиннәр. Алар иммунитетлары формалашып җитмәү сәбәпле, инфекциягә тиз бирешәләр. Үпкә авыруын китереп чыгаручы бактерияләрне беренче тапкыр йоктыру еш кына 3-6 яшьләрдә була.
– Аларда авыру ни сәбәпле килеп чыгарга мөмкин?
– Бала авыруына китерә торган факторлар арасында тиеш ле вакцинация, туберкулин диагностикасы булмау, моның нәтиҗәсендә, авыруны соң ачык лау, генетика – олы буын туганнарында әлеге авыруның булуы. Шулай ук стресс (имтихан тапшыру, якын кешенең үлеме, укуда, спортта артык йөкләнеш), балансланмаган туклану да тискәре роль уйный.
Хәзерге вакытта авыруны иртә ачыклау максатыннан, 15 яше тулган һәркемгә үткәрергә мөмкин булган цифр лы һәм пленка флюорографиясе уңышлы кулланыла.
Туберкулезны, шулай ук аны китереп чыгаручы таякчыкларны иртә ачыклау максатында кулланыла торган профилактик тикшерүнең төп ысулы булып туберкулин диагностикасы (Манту реакциясен кую) тора.
Декретацияләнгән һө нәр ияләре (балалар учреж дениеләре, белем бирү, медицина оешмалары, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе, суүткәргеч корылмалары хезмәткәрләре, азык-төлек продуктларын эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче затлар, терлекчеләр) ел саен флюо рография тикшерүен узалар. Калганнар моны 2 елга бер тапкыр эшләргә тиеш. Узган ел мәгълүматлары буенча, 2966 кеше 2 елдан артык флюорография тикшерүен узмаган (бу өлкән яшьтәге халыкның 5,1 проценты). Сүз уңаенда, туберкулез белән авыраучы 10 кеше – флюо рография тикшерүе узганда, 6 кеше медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткәндә ачыклана.
Туберкулезны иң нәтиҗәле дәвалау иртә диагностикадан башлана, ул чакта организмның саклану көче әле юкка чыкмаган һәм дәвалау озак вакыт таләп итми. Әлбәттә, сак ланырга кирәк, әмма сезгә шундый диагноз куйсалар, төшенкелеккә бирелмәгез. Әгәр кеше өзлексез сыйфатлы дәвалана икән, авыру чигенә. Сәламәтләнүгә исәпләнгән тулы курсны чистайлылар Түбән Камада һәм Казанда туберкулез диспансерларында алалар.
Кая мөрәҗәгать итәргә
Стационар флюорограф түбәндәге адрес буенча урнашкан: Театральная ур., 5, тел. 5-13-05 (бу номер буенча күчмә флюорографның эш графигын да белергә мөмкин). Эш вакыты – 8дән 16 сәгатькә кадәр, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев