Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган җанлы абыем

Аның шигырьләрендә туган якка мәхәббәт бөркелә

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган йорт! Бу сүзләр һәр кешенең йөрәгенә иң якын, иң кадерле сүзләр. Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, челтерәп аккан елгасы белән дан тота авылым.

Чистай үзәк китапханәсендә, шулай ук авыл китапханәсендә Чуваш Ялтаны авылында яшәп, шунда иҗат иткән якташым, авылдашым Сидорова Елизавета Федоровнага багышланган әдәби кичә үтте. Кызганычка каршы, бүгенгесе көндә ул инде исән түгел. Ләкин аның язган шигырьләрен, әсәрләрен без яратып укыйбыз. Укучылар да, өлкән буын кешеләре дә аның иҗатын бик яраталар.

Кичәне Чуваш Ялтаны авылы методисты Нина Никитина алып барды. Ул Елизавета Федоровнаның иҗаты белән таныштырды.

Елизавета Федоровна 1996 елда 71 яшендә шигырьләр яза башлый.Матур тормыш юлы узып, картлык көзенә аяк басучы Елизавета Федоровна тормыштагы һәр мизгелен, уй-кичерешләрен ак кәгазь битләренә төшерә.

Елизавета Федоровна үзе исән вакытта 4 китабы дөнья күрә. Авторның иң беренче шигырьләр җыентыгы 2003 елда чыгарыла. Китап «Күңелем моңнары» дип атала. Әлеге китапка авторның төрле елларда язылган 113 шигыре тупланган. Китаптагы «Яшьлегем - ал гөлләрем» шигыренә танылган җырчы, Татарстанның халык җырчысы Виталий Агапов көй язды. Шул ук елны «Гомерем мизгелләре» дигән тагын бер яңа җыентыгы чыкты. Биредә авторның төрле елларда язылган шигырьләре һәм язмалары тупланган. Әсәрләрен укый башлау белән күз алдына шагыйрә үзе килеп баса.Аның белән бергәләп туган авылының болыннарында, тугайларында йөрисең, инешендә су коенгандай буласың. Өченче китабы «Күңелем мәрҗәннәре» 2005 елда басылып чыга. Аның дүртенче китабы 80 яшендә дөнья күрә. 2006 елда басылып чыккан соңгы китабы «Бәхет телим» дип атала. Авторның шигырьләреннән үткәнне сагыну, кешеләргә, тирә-якка карата мәхәббәт хисләре бөркелеп тора.

Елизавета Федоровна кат лау лы һәм олы хезмәт юлы үткән шәхес: ул бухгалтер, авыл советы рәисе, китапханәче булып эшләгән. Аның барлык хезмәт стажы 50 ел да 9 ай. Үзенең хезмәтләре өчен ул медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Кичәдә Чуваш Ялтаныннан Ирина Ефремова һәм Нас тя Никитина башкаруында шагыйрәнең «Әниемә», «Яшьлегем - ал гөлләрем», «Сагынам», «Сез минем уйларымда», «Яхшыга өмет итәбез» дигән шигырьләре яңгырады.

Кичәгә Елизавета Федоров наның туганнары да килде.Кызлары Роза, Римма, килене Зоя шулай ук чыгыш ясадылар. Римма «Әниемне юксынам» шигырен йөрәккә үтеп керерлек итеп укыды.

Кичәдә шулай ук «Багалмам» халык ансамбле чыгыш ясады. Ансамбльнең солисты Вера Петровна Новикова шулай ук шигырьләр иҗат итә икән. Ул үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды.

Тагын бер кунагыбыз бар иде кичәдә - ул Чистайдан Кононов Николай. Гармунда уйнап керэшен халык жырларын башкарды.

Кичә бик күңелле үтте. Елизавета Федоровнаның китаплары авылыбызның бер горурлыгы булып мәңге яшәячәк.

Нина Никитина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев