Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТҖС: Бергәләп ял итәбез

Күршеләр бәйрәме Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 43 нче йортта яшәүчеләрне Район мәдәният йортының якты залында бергә җыйды.

Аларга бу чараны 4 нче номерлы "Тегермән микрорайоны" ТҖС җитәкчесе Роза Харитонова әзерләде. Ә моның сәбәбе - бу йортның юбилее. Анда торучылар дүрт дистә ел инде дуслашып, килешеп яшиләр, бер-берсен яхшы беләләр. Бу гаҗәп тә түгел, күбесе бер оешмада - ПМК-128дә эшләгәннәр, шәһәрдә һәм районда йортлар, социаль әһәмияттәге объектлар төзегәннәр. Бу йортны да үзләре торгызганнар, ә кайберәүләр шуннан фатир алганнар. Алар арасында 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мәйсәрә Вәлиуллина да, аның ике юбилее. Бу йортта яшәүче төзүчеләр төркемен бәйрәмгә чакыру, бүләкләр тапшыру хөрмәтләү һәм һөнәри осталыкларын бәяләү билгесе булып тора.
ПМК-128 коллективын 18нче мәктәп белән күп нәрсә бәйли. Төзүчеләр балаларның шефлары булган, аларны һөнәри осталыкка өйрәткәннәр, уку бригадалары оештырганнар. Укучылар гамәлдә эшче һөнәрен үзләштергәннәр, үз хезмәтләре белән акча эшләгәннәр. Ә бергәләшеп нинди кызыклы чаралар уздырганнар, аларны хәзергә кадәр осталары һәм чыгарылыш укучылары истә тоталар. Бу турыда Роза Гариф кызы хөрмәтле кунак­ларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иткәндә искә алды. Яхшы традицияләр онытылмаган, аралашу дәвам итә һәм бу яхшы билге, димәк, үзара аңлашучанлык, мәрхәмәтлелек атмосферасы киләчәктә дә сакланачак. Шәхси бәйрәмнәр уртакка әверелә. Очрашуга юбилей даталары билгеләп үтүче кешеләрне, быел балалары туган ата-аналарны чакырганнар. Барысын да кайнар котладылар, бүләкләр тапшырдылар, алар хөрмәтенә музыкаль номерлар башкардылар. Иң яхшы иҗат коллективлары үз талантлары белән аларны шатландырдылар. Дүрт яшьлек Алинә Шәрәпованың чыгышы (рәсемдә) күңелне иң дулкынландырганы булгандыр, мөгаен. Ул шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Шушы матур бәйрәмдәге якты дебют йомшак уенчык белән бүләкләнде. Ә менә "Кабриоль" цирк студиясендә шөгыльләнүче яшь Елена Кислова өчен бу беренче чыгыш түгел, аның осталыгы барысын да таң калдырды.
Истә калырлык күршеләр бәйрәмен оештыруда хәйриячеләр - җәмәгать советы рәисе Елена Астафьева, Наҗия Заһретдинова, Александр Малюков, Зөләйха Шиһапова, Рөстәм Миңнекиев, Азат Гарипов, Валиәхмәт Заһидуллин, Павел Толстенко ярдәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев