Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Тәртип бозучылар тукталышта пыяланы вата алмаганнар

    Чистайлылар «Хәзинә» һәм «Яшьләр» скверларында булган хулиганлык гамәлләрен онытмадылар әле. Мондый гамәлләр муниципаль власть контролендә тора.

    Шундый ук гамәлне «Сәгатьчеләр поселогы» тукталышында, почта элемтәсе бүлеге янында да күрергә мөмкин иде. Тукталыш павильонында билгесез берәү пыяланы эткән, әмма вата алмаган.
    - Энгельс урамын төзекләндергәндә шундый унлаган павильон куелган иде, - дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты белгече Фарход Содиков. - Алар сугу-бәрүләргә бирешми торган, нык пыяладан ясалган, шуңа күрә дә аны вәхшиләргә ватуы авыр. Чистай «батырлары» аның ныклыгын сынап карарга ниятләгәннәр булса кирәк, әмма аны тулысы белән бәреп вата алмаганнар.
    Мондый очракларга юлыкмас өчен шәһәр башкарма комитеты Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән вәзгыятьне контрольдә тотуын үтенде. Кич белән һәм төннәрен ЮХИДИ һәм патруль хезмәте экипажлары Энгельс урамында кизү торачак. Тукталыш павильоннарында күпләп җыелган яшьләргә аерым игътибар биреләчәк.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: