Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТРның баш дәүләт автоинспекторы чистайлылар белән очрашты

Кичә шәһәребездә якын-тирәдәге алты районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчеләре һәм шәхси составының куст киңәшмәсе булды. Аны Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов уздырды.

Киңәшмә тәмамланганнан соң Рифкать Нургали улы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә булды, укытучылар коллективлары белән танышты, сабыйлар, юл хәрәкәтендә катнашучы иң кечкенә балалар белән аралашты. Республиканың баш автоинспекторы аларны юл хәрәкәтләренә өйрәтү, юлларда үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү мәсьәләләре белән кызыксынды. Рифкать Миңнеханов 8 нче балалар бакчасы коллективына биргән бүләк балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча эшне тагын да камилләштерергә ярдәм итәчәк.
Соңрак ЮХИДИ бүлеге бинасында Рифкать Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Бу турыдагы тулырак мәгълүматны сез газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев