Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Төрмәдән – тикшерү изоляторына кадәр

    5нче Чистай тикшерү изоляторы өчен агымдагы елның октябре юбилей елы булды. Аның оешуына 160 ел тулды.

    Чистайда СИЗО 2006 елда эшли башлады, әмма учреждение тарихы үзенең тамырлары белән ерак унтугызынчы гасырга барып тоташа.
    Төрмәгә беренче тоткын­нарны 1857 елда алып кил­гәннәр. Нәкъ менә әлеге дата тикшерү изоляторының та­рихи елъязмасында башлангыч нокта була. Төрмәдә тоткыннарны тоту өчен бинадан кала кечкенә генә чиркәү, хуҗалык корылмалары һәм административ бина да була. Төрмә җәзаны үтәү генә түгел, ә тоткыннарны этаплар белән Оренбургка һәм Уралга җибәрү урыны буларак та хезмәт иткән. Сүз уңаенда, бинаның төп корпусы бүгенге көндә дә эшли - анда, 160 ел элек кебек үк, тоткыннар өчен камералар урнашкан. Әмма тарих битләренә әйләнеп кайтыйк.
    Инкыйлабтан соң төрмәдә уртача 150-200 кеше тотылган. Ул вакытта учреждение тикшерү изоляторы һәм срокны үтәү төрмәсе функциясен үтәгән. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә этап буенча немецлар тарафыннан оккупацияләнгән илебезнең төрле өлкәләреннән тоткыннарны һәм хөкем ителгәннәрне җибәргәннәр. Ул вакытта биредә ике меңгә якын кеше тотылган. Сугыштан соңгы елларда төрмәне - махсус, ә 1953 елдан соң көчәйтелгән һәм аерым режимдагы психиатрия дәваханәсенә үзгәрткәннәр. 60нчы елларда учреждение территориясендә производство корпуслары, мәктәп, һөнәри-техник училище төзегәннәр. 1981 елда төрмәне үзгәртеп коралар, шуннан соң яңа торак һәм производство корпуслары, котельный, гаражлар барлыкка килә, иске корпус камералары яңадан җиһазландырыла, камераларга су, канализация үткәрелә.
    Чистай төрмәсе диварларында Марченко, Щаранский, Ковалев, Григорянц кебек танылган диссидентлар срокларын үткәргән. Дәүләткә каршы җинаять­ләр өчен хөкем ителгәннәр­не Владимир төрмәсеннән Чистайга 1978 елда күчерә башлаганнар. Шундый тоткыннар биредә 1991 елга кадәр, ягъни президент тарафыннан аларның гаебен кичерү һәм аларны азат итү турындагы боерык чыкканга кадәр торганнар.
    Бүгенге көндә тикшерү изоляторы Россия җәза­ларны үтәү Федераль хезмә­тенең Татарстан Респуб­ликасы буенча идарәсе структурасына керә. Учреж­дениедә өч режим объекты, административ һәм хуҗалык биналары бар. СИЗОда 500дән артыграк кеше тотылырга мөмкин. Биредә алар суд булганчы торалар. Тоткыннарны Татарстанның күпчелек районнарыннан алып киләләр.
    - Учреждениедә 200гә якын кеше эшли, - ди 5нче СИЗО начальнигы Олег Нес­теров (өстәге рәсемдә). - Безнең һөнәребез хаклы рәвештә иң куркыныч һәм җаваплы һөнәр дип санала. Безгә төрле кешеләр килә, әмма биредә бары көчле рухлылар, рухи яктан нык һәм әлеге һөнәрне йөрәк кушуы буенча сайлаганнар гына кала.
    Хезмәт бурычы буенча СИЗО хезмәткәрләренә еш кына куркыныч белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Шуңа күрә учреждениедә психологик лаборатория эшли, анда кирәк булган очракта хезмәткәр ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итә ала. Биредәге психолог Игорь Барсуков СИЗО контингенты белән эшли, режим учреждениесендә булган кешеләрне шулай дип атыйлар.
    - Без алар белән сөйләшәбез, үз-үзләрен, тормышны аңларга ярдәм итәбез. Үз-үзләренә кул салырга омтылучылар да очрый, - дип билгеләп үтә психологик лаборатория начальнигы.
    Ринат Сабиров СИЗОда 12 ел эшли. Ул кинологик хезмәтнең өлкән инструкторы. Тикшерү изоляторында унөч эт лаеклы хезмәт итә. Ринат безне үзенең дүрт аяклы хезмәттәше Фрейд белән таныштырды, аңа дүрт яшь (астагы рәсемдә).
    - Без этләрне бер яшь чагында өйрәтә башлыйбыз. Кинолог бит ул, башка сүзләр белән әйткәндә, этләрнең тәрбиячесе. Моның өчен этләргә хас булган сиземләүгә ия булырга кирәк, - ди Ринат Сабиров.
    Биредә үз китапханәләре дә бар, аның китаплар фонды ике меңнән артыграк данә исәпләнә. Биредә сак астында булганнарның күбесе укырга ярата. Алар өчен вакытлы матбугатка язылу рәсмиләштерелә.
    - Тоткыннар арасында детективлар, классик рус һәм чит ил әдәбияты аерым популярлык казана. Сак астында булган кешеләр берьюлы 4-5 китап алалар һәм аларны ике көндә диярлек укып чыгалар. Без китапханә фондын яңартабыз, бу эштә безгә Чистай китапханәчеләре ярдәм итәләр, без алар белән китаплар алмашабыз, - ди китапханәче Светлана Чурбанова.
    Тикшерү изоляторы хез­мәткәрләре музей почмагы да булдырганнар. Биредә учреждение барлыкка килүнең беренче көннәреннән бүгенге көнгә кадәрге тарихы турында сөйләүче фотосурәтләр, документлар, экспонатлар бар. Музей тәрбия эшләре бүлмәсендә оештырылган. Биредә киңәшмәләр, семинарлар, хезмәткәрләрне хөрмәтләү чаралары үтә.
    - Агымдагы елның октябрендә безнең учреждениебез зур юбилей - 160 еллыгын билгеләп үтте. Минем үз коллегаларыма, хезмәт ветераннарына беренче чиратта сәламәтлек, иминлек телисем килә. Сезнең йортларыгызда һәрвакыт тынычлык хөкем сөрсен, янәшәдә якын кешеләрегез булсын, - диде үз котлау мөрәҗәгатендә 5нче СИЗО начальнигы Олег Нестеров.
    5нче СИЗОның 160 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм чарасы Яшьләр үзәгендә үтте. Тантанада җитәкчелек, шәхси состав, учреждение ветераннары һәм кунаклар, ә алар арасында Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Хиалеев, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, прокуратура вәкилләре бар иде.
    - Коллектив юбилейны эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча яхшы нәтиҗәләр белән каршы ала. Сез бу юнәлештә алга таба да эшләрсез һәм тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешерсез дип ышанам, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Эдуард Хиалеев.
    Хезмәттә аерым уңыш­ларга ирешкән 30дан артыг­рак 5нче СИЗО хезмәткәре һәм учреждение ветераннары ведомстводан, ТР Дәүләт Советыннан, ТР Министрлар Кабинетыннан һәм Чистай муниципаль районыннан (рәсемдә сул якта) бүләкләр алдылар. Юбилей уңаеннан алар өчен бәйрәм концерты әзерләнде. Җирле артистлар һәм Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары үз музыкаль номерларын бүләк иттеләр.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: