Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Төркия тышкы эшләр министры Татарстан Президентын булачак Корбан бәйрәме белән котлады

    Мөселманнар быел Корбан гаетен 12 сентябрьдә билгеләп үтәчәк.

    Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка якынлашып килгән Корбан гаете белән котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
    Искәртеп үтик: Корбан гаете, яки 'Ид әл-Адһа - мөселманнарда хаҗ тәмамлану бәйрәме. Ул Ураза гаетеннән соң 70 көн үткәч, Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә Ибраһим пәйгамбәрнең (г.с.) корбан китерү истәлегенә билгеләп үтелә. Корбан гаете быел 12 сентябрьгә туры килә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: