Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Тәҗрибә һәм тырышлык эштә ярдәм итә

    Карлы кыш торакчылар һәм коммунальщикларның ныклыгын сыный, әмма тармак хезмәткәрләре һәрвакытта да табигатьнең шундый кырыс имтиханында сынатмыйлар.

    "Торак комплексы" идарәче компаниясендә үз һөнәри бәйрәмнәрен торак фондка хезмәт күрсәтү, күп фатирлы торак йортларның ишегалларын чиста тоту буенча ярыйсы гына күрсәткечләр белән каршылыйлар.
    "Жилищник-3" идарәче компаниясе ширкәтендә 50гә якын кеше эшли.
    -Болар ишегалды җыештыручылар, слесарьлар, инженер-техник хезмәткәрләр. Алар фатирларда яшәүчеләрне уңайлы шартлар белән тәэмин итәләр, - дип сөйли директоры П. Беженцев. - Оешмада кирпеч заводы, Тегермән мәйданы, автовокзал микрорайоннарындагы 146 күп фатирлы йорт хезмәт күрсәтүдә тора. Аңлашылганча, шундый зур сандагы торак фондны карап тоту җиңел түгел, әмма еллар буена эштә тупланган тәҗрибә ярдәм итә.
    -Хәзер торакчыларның төп эшләре - йортлар түбәләреннән карны һәм боз сөңгеләрен чистарту. Көненә 1-2 йортның түбәсен генә чистартырга өлгерәләр. Ишегалларында кар чистарту белән дә эш төгәл куелган. Биредә йорт алдындагы территорияне җыештыруда 26 кеше эшли, һәрберсенә аерым участок беркетелгән, катлаулы шартларда бригада подряды белән эшлиләр.
    Ишегалды җыештыручысы Н. Морточкина (рәсемдә) Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 15, 17, 19, Шәмсетдинов урамындагы 20 нче йортка хезмәт күрсәтә. Надежда Максимовна менә инде 14 ел әлеге оешмада эшли, үз эшен намус белән башкара. Билгеле, барысы да шундый авыр эшкә чыдамыйлар, җиңелрәк эш эзләп китәләр. Ә нәрсә эшлисең инде, ишегалды җыештыручыларының эше җиңел түгел, еш кына ял көннәрендә эшләргә, авырган коллегаларын алмаштырырга да туры килә. Шунысы шатландыра, кече механизация чаралары ишегалды җыештыручыларга бераз ярдәм итә, әмма барыбер төп хезмәт коралы булып элеккечә үк себерке һәм көрәк санала. Морточкина хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләрдән дәгъвалар керми, чөнки ул тырышып кына түгел, ә бәлки бөтен күңелен биреп тә эшли.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: