Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Транспорт чаралары ни өчен яна

Соңгы вакытта, ни кызганыч, күчемсез милек кенә түгел, транспорт чаралары яну очраклары да ешайды.

2020 елда Чистай районында автомобиль транспортында 8 янгын чыккан, 2021 елда 1 очрак теркәлгән.

– Янгыннарның сәбәбе – транспорт чарасы системаларының, узелларының һәм механизмнарының төзек булмавы. Еш кына автомашиналарның ягулык системалары һәм электр җиһазлары төзек булмый. Күрсәтелгән сәбәпләрдән кала, янгыннар подъезд янында төнгелеккә калдырылган автомобильләргә ут төртүдән дә килеп чыга, – дип сөйләде Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

Янгын күзәтчелеге инспекторлары автомобиль хуҗаларына үз милкен саклау өчен гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

– Транспорт чарасы механизмнарының һәм узелларының төзеклеген вакытында тикшерергә, двигательне ачык ут (факеллар, паяль лампалар) ярдәмендә җылытмаска, стандарт саклагычларны гына кулланырга, двигательне яна торган материаллар: фуфайкалар, курткалар, юрганнар белән җылытуга юл куймаска кирәк, – дип киңәш итте Руслан Рамил улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев