Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Советның күчмә утырышында берничә көнүзәк мәсьәлә тикшерелде

Очрашу «Бизнес һәм власть» проекты кысаларында узды һәм ТР эшмәкәрләре хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов инициативасы буенча оештырылды.

Чарада ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, Чистай прокуроры Сергей Егоров, Кама аръягы - Чистай, Яңа Чишмә, Спасс, Алексеевск районнары эшмәкәрләре катнаштылар.
Үз чыгышында Тимур Нагуманов 2015 елның декабрендә ТР Президенты каршында эшмәкәрлек буенча Советның ничек эшләве турында сөйләде. Ул бүгенге көндә экспертлар һәм эшмәкәрләр эшләгән берничә теманы ачты.
Шуннан соң биредә җыелган эшмәкәрләр сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Товарлары янып юкка чыккан эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтеләчәкме?
Чистайда үзәк универмаг янганчы анда сәүдә иткән эшмәкәрләрнең инициатива төркеме вәкиле Илдар Гыйльманов ташламалы кредитлар бирү процедурасын тизләтеп булмасмы дип кызыксынды.
- Вәкаләтле вәкил аппараты беренче көннәр­дән үк зыян күргән Чистай эшмәкәрләренә яр­дәм итү буенча эшкә кушылды, - дип билгеләп үтте Нагуманов. - Хәзер беренче урында тиз арада эшне торгызып җибәрү мәсьәләсе тора. Сәүдә итүне дәвам итәргә теләгән эшмәкәрләр өчен яңа сәүдә урыннары табылды.
Товар һәм мәйданнарны арендалаган өчен түләү мәсьәләсендә бизнес вәкилләренең күбесе эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына микрокредитлар алу өчен мөрәҗәгать иттеләр. Әмма фондның сәүдә әйләнешен раслау турындагы рәсми таләбен беркем дә үти алмады - документлар белән бергә тәкъдим итү таләп ителгән сатуларны исәпкә алу китаплары сәүдә павильоннарында калганнар һәм янып беткәннәр.
Дәүләт тарафыннан еллык 5 процент белән кредит бирүнең ташламалы шартлары вәгъдә ителде. Әмма ТР эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының микрофинанслау үзәге җитәкчесе Рафаэль Шариев күбесенең исбат итү базасы белән проблемалар булуын (эшмәкәрләр үз эшчәнлекләреннән табыш алуны исбат итәргә тиешләр) таныды.
Ренат Тимерҗанов шушы категория белән эшне тизләтергә чакырды. Кредитны гадиләштерелгән формада алырга мөмкин булган механизм эшләргә кирәк.
Очрашуда атна азагына кадәр катлаулы хәлдә калган эшмәкәрләр өчен керемне раслауның альтернатив ысулларын билгеләячәкләре турында килештеләр. Микрокредитларга беренче заявкалар 7 февральдә үк тикшереләчәк.
- Янган үзәк универмагта эшләгән эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен акча һәм мөмкинлекләрне дәүләт ярдәменең төрле механизмнарын тормышка ашыру юлы белән табачакбыз, - дип ассызыклады Тимур Нагуманов, - уртача алганда һәр эшмәкәр өчен «мәсьәләнең бәясе» 300-600 мең сум тәшкил итә.
Сәгать заводы хезмәткәрләре чит ил хронометрларына салым кертүне көтәләр.
Сәгать заводы сәнәгать мәйданчыгында урнашкан кече предприятие вәкиле Виталий Подъячев ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов алдында әзер чит ил сәгатьләрен кертүгә салым турындагы мәсьәләне күтәрде.
Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң чит ил хронометрларына булган салым бетерелә, өстәвенә, бизнес, шул исәптән Чистай сәгать заводы вәкилләре белән киңәшләшмичә. Виталий Подъячев РФ Икътисадый үсеш министрлыгының яңа җитәкчелеге адресына минималь - 4 евро күләмендә генә булса да, ә аны Бөтендөнья сәүдә оешмасы ягыннан РФга карата бернинди санкцияләрдән башка билгеләргә мөмкин, чик кую тәкъдиме белән хат юлларга тәкъдим итте. Моның белән әлегә Чистайда эшләп килүче сәгать җитештерү тармагын саклап калырга мөмкин булыр иде.
Ренат Тимерҗанов сәгать заводы хезмәткәрләренә үз тәкъдимнәрен әзерләргә тәкъдим итте. Үз чиратында ул аларны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка тәкъдим итәчәк.
Исәпкә алынмаган салымнар һәм төзелеш материалларының ябык биржа мәйданчыгы
Эшмәкәр Павел Максимов салым инспекциясе «Татфондбанк»ка күчерелгән салым түләүләре буенча үз дәгъваларын кабат белдермәсме дип кызыксынды.
- Барлык документлар, банктан түләүне башкаруга кабул итүе турындагы раслау документлары белән салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов, - шулай ук салым комиссиясенә гариза бирергә кирәк, ул салым бәхәсләрен хәл итү өчен булдырылган. Мәсьәлә хәл ителмәсә, без судка мөрәҗәгать итәргә ярдәм итәчәкбез.
Чистай эшмәкәрләренең берсе ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан төзелеш материаллары базары белән бәйле биржа мәйданчыгы эше мәсьәләсенә кагылды. Товарларның берникадәр өлеше объектларга куелган инде, кайберәүләрнең товары юлда. Башта ук Дәүләт торак фонды түләргә тиеш булгач, биржа туктатылу нәтиҗәсендә акча һәм йөкләмә генераль подрядчыларга күчә, аларның кайберәүләре куелган төзелеш материаллары өчен түләмиләр. Хәзер мәйданчыкның эше туктатылган. Чыгымнарны кем каплар, монысы әлегә аңлашылмый.
- ТР Президенты карары бар, өч яклы актлар булганда подрядчы товар куючы белән исәп-хисап ясамыйча казначылык башка түләүләрне башкарырга тиеш түгел. Иң мөһиме - төзелеш материаллары куючылар белән бергә аның ничек башкарылуын күзәтергә кирәк, - дип ассызыклады Тимур Нагуманов.
Очрашу азагында Чистайдан шәхси эшмәкәр Юрий Стахеев чыгыш ясады, ул эшмәкәрлек буенча Советка эштә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашудан соң эшмәкәрләр таралышмады. Вәкаләтле вәкил белән сөйләшү төрле темалар буенча дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Очрашу