Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чистайга килде

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы эшенә бәя бирде, аяк киемнәре компаниясе эшчәнлеге белән танышты, шәһәрнең тарихи үзәген карады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чистайга килде. ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрүендә ул кырларны карады, районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

– Бүгенге көндә Чистай районында планлаштырылган мәйданнарның 70 проценты чәчелгән. Фермерлар чәчүне төгәлләделәр диярлек, кайберләренең техник культуралар чәчәсе генә калды. Куәтле, энергиягә бай техника белән тәэмин ителеш яхшы, игенчеләр ике сменада эшли. Узган ел мул уңыш алдык, быел тагын да күбрәк уңыш алырга ниятлибез, – дип билгеләп үтте район башлыгы Дмитрий Иванов.

«Кулон» фирмасының генераль директоры Альберт Фәхретдинов Рөстәм Миңнехановка күптән түгел үзгәртеп төзекләндерелгән «Агро-Л» терлекчелек комплексы эшчәнлеге турында сөйләде.

Комплекс 4 сыер абзарыннан, яшь бозауларны тоту өчен 3 бинадан, терлек азыгы цехыннан, тирес җыю урыныннан, силос саклау өчен чокырлардан, суэтем каланчасыннан тора. Бүгенге көндә биредә 1871 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 803е – сыерлар. Предприятиенең төп эшчәнлеге – сөт саву һәм сату. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 17,4 килограмм тәшкил итә.

– Үзгәртеп төзекләндерелгәннән соң, уртача тәүлеклек савым 5,8 килограммга артты. Сөт җитештерү 100 процентка артты. Тулай савым 6 меңгә якын иде, ә хәзер бу күрсәткеч 12 мең килограммга җитте, – дип сөйләде «Агро Л» терлекчелек комплексы идарәчесе Фәргать Булатов.

Очрашу барышында Чистай районының башка терлекчелек предприятиеләренең эшчәнлеге турында да сөйләштеләр. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бер предприятиедә терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелган. Киңәшләр бирелгән, терлекләрнең баш санын яңарту һәм сатып алу, предприятиедә объектларны үзгәртеп төзекләндерү буенча юл картасы төзелгән.

Республика башлыгы шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район фермерлары белән аралашты. Ул аларның теләкләрен һәм үтенечләрен тыңлады, авыл халкы өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итү юллары турында фикер алышты.

Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чистай» индустриаль паркында булды. Сәнәгать мәйданчыгында республика башлыгы «Барс» аяк киемнәре компаниясе эшчәнлеге белән танышты.

Компания 2018 ел ахырында алгарышлы социаль икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына кертелгән иде. Предприятиедә 156 эш урыны булдырылган. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле барлыгы 961 млн. сум күләмендә табыш кергән.

Компания көн саен 2500-3000 пар махсус аяк киеме чыгара, бу аена 60-70 мең пар тәшкил итә. Продукция илнең төрле төбәкләрендә – Калининградтан алып Камчаткага кадәр, чит илләрдә – Казахстанда һәм Белоруссиядә сатыла.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Чистай» алгарышлы социаль икътисади үсеш территориясе резидентлары продукциясе күргәзмәсен карады, предприятиеләр җитәкчеләре белән аралашты.

Республика башлыгы шәһәр үзәгендәге мәдәни һәйкәлләрне төзекләндерү планы белән дә танышты. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрүендә ул мәдәни мирас объектларын карады.

Аларның 16сы БРИКС яңа үсеш банкы белән гамәлгә ашырыла торган кече тарихи шәһәрләрне торгызу программасына кертелгән. Чистайда К. Маркс урамындагы 5 объект буенча регенерация: фасадны, түбәне, тәрәзәләрне, нигезне төзекләндерү, башка 11 объект буенча тулы реставрация планлаштырылган.

2021 елда «Чистайның тарихи үзәге» истәлекле урын» мәдәни мирас объекты территориясе чикләренә төгәллек кертү буенча эшләр башкарылган. Дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасыннан уңай бәяләмә алынган.

Моннан тыш, шәһәр төзелеше мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итү өчен, шәһәр җитәкчелеге аның тарихи өлешен тикшерергә һәм XIX гасыр азагындагы мәдәни катламның төгәл чикләрен билгеләргә тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов тикшерү үткәрүне хуплады. Саклау зоналары шулай ук Чистай шәһәрендә урнашкан 70тән артык мәдәни мирас объектына карата да эшләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев