Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп дәресне тарих бирә

1нче гимназиядә «Гореф-гадәтләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» дигән темага парламент дәресе узды.

Ул ике истәлекле датага: совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Дәреснең кунагы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Педагоглар укучылар белән республика парламенты башлыгы килүгә ныклап әзерләнгәннәр. Алар гимназия буенча мини-экскурсия үткәрделәр, шулай ук бина диварлары саклый торган тарихи фактлар турында сөйләделәр.

Кунаклар «Выстрел» эзләү отрядының сирәк экспонатларын карый алдылар. Экспедицияләрдән ките­рел­гән табылдыкларның тарихы турында кунакларга яшь эзтабар, гимназия укучысы сөйләде.

Парламент дәресендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лариса Антонова иренең әтисе көндәлегеннән фронтовик язмаларын укыды, алар иптәшләрне югалтудан кайгы-хәсрәт һәм чираттагы дошман пулясы эләкмәвеннән шатлык белән сугарылган. Укучылар кунаклар игътибарына сугыш еллары хроникасын тәкъдим иттеләр. Туганнары истәлегенә фронтовик әйберләре аларның гаиләләрендә кадерләп саклана. Малайлар һәм кызлар шәһәребез тарихы, чистайлыларның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләделәр. Форсаттан файдаланып, өлкән сыйныф укучылары Фәрит Хәйрулла улына сораулар бирделәр. Аларны аның гаилә тормышында сугышның нинди эз калдыруы кызыксындырды.

ТР Дәүләт Советы рәисе катлаулы, әмма шул ук вакытта кызыклы тормыш юлы, башыннан азагына кадәр сугышны үткән әтисе Хәйрулла Динкай улы турында сөйләде. Ул элемтәче булып хезмәт иткән һәм сугыш вакытында өзелгән үткәргечләрне тоташтырган.

– Әти сугыш, кешеләргә фронтта гына түгел, тылда да авыр булуын искә төшерергә яратмый иде. Әти-әниләр безгә, сугыштан соңгы чор балаларына, биргән хисләр дөньяны сакларга кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә, – дип билгеләп үтте Фәрит Хәйрулла улы.

Мөхтәрәм кунак шулай ук «Әти турында истәлек» китабын алып килгән. Аның исеме үзе турында үзе сөйли. Китап Мөхәммәтшиннар гаиләсенең, әтисе хезмәт­тәшләренең бик күп фото­сурәтләреннән тора, Хәй­рул­ла Динкай улының хәт­та мәктәп елларындагы, Әлмәт мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укыгандагы фотосурәте дә бар.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Хәйрулла Динкай улы тарафыннан һәлак булган дош­маннан алынган һәм сугыш дәвамында аңа көндәлек сыйфатында хезмәт иткән немец блокнотының әтисе истәлеге буларак саклануы турында сөйләде.

Мәктәп укучыларына һәм шәһәр җитәкчелегенә мөрә­җәгать итеп, ТР Дәүләт Советы рәисе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераннары аз калды һәм алар игътибардан читтә калырга тиеш түгел.

Белешмә

Ә сез гимназия урнашкан бинага якынча 200 ел булуы турында белә идегезме? Ул дини училище өчен төзелгән. Икенче һәм өченче катларда изге Елена патшабикәсе исемен йөрткән чиркәү урнашкан булган. Училищеда руханилар балаларын чиркәү әһелләре вазифаларына әзерләү эшләре алып барганнар. Бөек Ватан сугышы башланганда биредә 2нче Мәскәү сәгать заводының эвакуацияләнгән цехлары булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев