Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп басым рәсми булмаган чүплекләр ачыклауга ясалачак

1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт ала. «Генераль җыештыру» республиканың барлык муниципаль районнарына кагылачак.

Шушы экология кампаниясенә әзерләнүгә багышланган зона киңәшмәсе Чистайда узды. Анда ТРның экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, шулай ук җиде районнан вәкилләр катнашты.


– Безнең максатыбыз – ике ай эчендә территорияләрне халыкның экология һәм санитар-эпидемиология иминлеге таләпләре­нә җавап бирүче хәлгә китерү. Өстәвенә, территорияләрне чистарту буенча эшләрнең күп өлешен 9 майга кадәр башкарырга кирәк, ә инде яз азагына йөз процент нәтиҗәгә ирешү зарур, – дип билгеләп үтте Фаяз Фәнил улы.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, икеайлык вакытында төп басым рөхсәт ителмәгән урыннарда калдыкларны ташлауны ачыклауга ясалачак. Шундый урыннарның барлыкка килүенең төп сәбәбен Фаяз Шакиров кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының контрольсез эшчәнлегендә күрә, алар еш кына калдыкларны гадәти шәһәр контейнерларына ташлыйлар, махсуслашкан оешмалар белән килешүләр төземиләр. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы моңа аерым игътибар бирергә киңәш итте.
– Ачыкланган чүплекләр турындагы мәгълүматны без район башкарма комитетларына алга таба аларны бетерү максаты белән җибәрәчәкбез. Барлык мәгълүматлар рәсми булмаган чүплек урыннарын бердәм исәпкә алу системасында урын алачак,  – дип билгеләп үтте Фаяз Шакиров.
Районнар территорияләрен табигатьне сак­лау законнарын бозуны кисәтүне ачыклауга мониторинг төрле ысуллар, шул исәптән, атна саен һавадан карау ярдәмендә башкарылачак. Карарга авыр булган урыннарда квадракоптерлар кулланылачак.
Территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык чорында су саклау зоналары, балалар мәйданчыклары, пляжлар, парклар, бакчалар һәм кешеләрнең табигатьтә күпләп була торган урыннар аерым контрольгә алыначак. Фаяз Фәнил улы ассызыклап үткәнчә, халыкның экология кампаниясенә актив кушылуы мөһим.
Районнарга икеайлык чорында эш планнарын эшләргә һәм расларга, штаб булдырырга кушылды.

Гүзәл ГОМӘРОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай