Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Товарның бәясе арта, аны ничек алыштырырга?

Кибетләрдә бәяләр күзгә күренеп арта. Шулай да килеп чыга, кайчакта товар аласың да, әйтик, электр чәйнеге, ул кимчелекле булып чыга, ә шундыйга ук алыштырырга дип кибеткә кире китергәндә, товарның бәясе арткан була инде.

Бу очракта нәрсә эшләргә? То варның бәясе артуына да ка рамастан, товарны алыш тырыр гамы? Бу хакта без ТР Дәүләт алкоголь инспекция сенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев белән әңгәмә корабыз.

– Кимчелекле товарны шундый ук маркадагы, модельдәге, артикулдагы яңа товарга алыштыру аның бәясен яңадан исәпләүдән башка үткәрелә. Әгәр дә алыштыру көнендә товар кыйммәтрәк торса да, сатып алучы аның аермасын түләргә тиеш түгел, – дип ачыклык кертә Владимир Михайлович.

– Әгәр дә бәяләр төшсә?

– Әгәр дә бәяләр төшсә, сатып алучы шулай ук аерманы кайтарырга тиеш түгел. Ике очракта да товар кулланышта булмаган яңа товарга алыштырылырга тиеш. Шул уңайдан гарантия вакыты исә товарны сатып алучыга соңгы сатып алу вакытыннан исәпләнә.

– Мин товарны шундый ук, әмма кыйммәтрәк торган башка маркадага товарга алыштырырга телим. Аерманы түләргә кирәкме?

– Әйе, бу очракта бәядәге аерманы өстәп түләргә кирәк. Әгәр дә товар бәясе азрак булса, аерма сатучы тарафыннан түләнә.

– Әгәр дә мин кимчелек ле товарны алыштырырга теләмәсәм, миңа бәясенең күпмедер суммасын кире кайтаралармы?

– Шулай да була, кайчакта сатып алучы товарда аз гына җитешсезлек күрсә дә, аны кире кибеткә тапшырасы килми. Бу очракта сатып алучыдан товар бәясен тиешле күләмдә азайтуын таләп итәргә мөмкин. Әлеге очракта бәяне төшерү таләп ителгән вакыт исәпкә алына. Әгәр дә товар бәясе дәгъва бирелгән көнне төшерелсә, сатып алучының түләү бәясен түбәнәйтергә хакы юк.

– Сатып алучылар күп очракта товарны кредитка алалар. Бу очракта нәрсә эшләргә?

– Кредитка алынган кимчелекле товар кире кайтарылган очракта, аңа ул түләгән барлык взнослар да кире кайтарыла.Әгәр төзек булмаган товарны алган вакытта сез күпмедер чыгымнар тотсагыз, алар сатучы тарафыннан кире кайтарылырга тиеш. Товар кулланучылар кредиты (банк займы) хисабына алынган булса, сатып алучыга килешүдә күрсәтелгән процент түләүләре һәм башка түләүләр кире кайтарыла.

 

Белешмә

Начар сыйфатлы товар алган очракта кулланучы белән исәп-хисапларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законынның 24 маддәсе көйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев