Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Товар турында мәгълүматны киштәдән ерак китмичә алырга була

Cезне ялгыштырырга теләсәләр, товар турында нәрсә белергә һәм эшләргә кирәк.

Мөгаен, һәрберебез теге яки бу товарны сатып алганда, аның сыйфатлы булачагына өметләнә. Товар сайлаганда ялгышмас өчен, аның турында дөрес һәм тулы мәгълүматка ия булырга кирәк.

Сатучы товар турында нинди мәгълүмат тәкъдим итәргә тиеш? Әгәр мәгълүматны яшерсәләр, нишләргә? Безгә бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Светлана Саломеева тулырак сөйләде.

– Сатучы товар турында нинди мәгълүмат күрсәтергә тиеш?

– Барысы да «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы федераль законда язылган. Анда кулланучы товар турында гына түгел, ә җитештерүче, башкаручы, сатучы, аның эш режимы һәм сатыла торган товарлар, башкарыла торган эшләр, күрсәтелә торган хезмәтләр турында да кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирүне таләп итәргә хокуклы, дип күрсәтелгән.

– Ә боларның барысын да күрсәтүне таләп итсәк?

– Әлеге мәгълүмат сату-алу килешүләрен һәм эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүләрне төзегәндә кулланучыларга ачык формада җиткерелергә тиеш. Җитештерүче яки шәхси эшмәкәр булган сатучы, дәүләт теркәве һәм аны теркәгән орган турында мәгълүмат бирергә тиеш.

– Әгәр мин, мәсәлән, ярминкәдә товар сатып алам икән, минем аның турында тулырак беләсем килсә, мин товар турында мәгълүмат бирүләрен сорый аламмы?

– Әйе, сез вакытлыча корылган урыннарда, ярминкәләрдә товарлар сатып алганда һәм башка очракларда, әгәр сәүдә сатучының даими урыныннан читтә башкарылса да, мондый хокукка ия. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сатучы бөтен мәгълүматны үзәк офиста, кибеттә яки башка урында алырга мөмкинсез дип әйтсә, бу законсыз һәм шик уятырга тиеш. Закон нигезендә, сезгә товарлар, эшләр яки хезмәт күрсәтүләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында бирергә тиешләр.

– Сатучы закон таләпләрен бозса һәм кулланучыдан мәгълүматны яшерсә, нишләргә?

– Бу очракта законда җаваплылык каралган. Әгәр килешү төзегәндә кулланучыга товар турында кичекмәстән мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелмәсә, ул сатучыдан зыянны кайтаруны таләп итәргә, әгәр килешү төзелгән булса, аны үтәүдән нигезле срокта баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны һәм башка зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта сатып алучы товарны сатучыга кире кайтарырга тиеш.

 

Белешмә

Техника сатып алганда, аның турында түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш

1. Техник регламентның исеме;

2. Төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат;

3. Сатып алу бәясе һәм шартлары;

4. Гарантия срогы, әгәр ул билгеләнгән булса;

5. Нәтиҗәле һәм куркынычсыз куллану кагыйдәләре һәм шартлары;

6. Сатып алына торган товар инде кулланылган яки җитешсезлеге бетерелгән булса, кулланучыга бу хакта мәгълүмат бирелергә тиеш;

7. Хезмәт итү вакыты;

8. Адрес (урнашу урыны), җитештерүченең (башкаручының, сатучының), вәкаләтле оешманың яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәрнең, импортерның фирма атамасы;

9. Сату кагыйдәләре.

 

Ашамлык һәм эчемлекләр сатып алган вакытта тагын түбәндәгеләрне дә белергә мәмкин:

1. Товарларның энергетика нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат;

2. Яраклылык вакыты;

3. Товарның кулланучының тормышы, сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлык тәэмин итүче таләпләргә туры килүен мәҗбүри раслау.

 

Әгәр сез хезмәт күрсәтү буенча мөрәҗәгать иткән булсагыз, сезгә тагын түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә тиешләр

1. Музыкаль әсәрләрне башкаручылар тарафыннан күңел ачу хезмәтләре күрсәткәндә фонограммалардан файдалануга күрсәтмә;

2. Эшне башкарачак (хезмәт күрсәтәчәк) затны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев