Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тотылган балык кеше гомеренә тормый

Дистәләгән балыкчы куркыныч боз өстенә чыгып, чак кына үлемнән калды. Коткаручылар чаң сугалар һәм балык тотарга яратучыларны үз гомерләрен куркыныч астына куймаска һәм боз өстенә чыкмаска чакыралар.

Узган якшәмбедә генә дә Дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясе коткаручыларына һәм инспекторларына боз астына киткән өч ир-атны коткарырга туры килә.
11 сәгать 40 минутта Югары Ослан тирәсендә Идел елгасында җылудан 1986 һәм 1974 елгы ике ир-атны коткаралар. Коткаручылар балыкчылар янына шуышып баралар һәм ир-атларны җылудан чыгаралар.
14 сәгать 55 минутта Чистай янында Чулман елгасында Чирмешәндә яшәүче 1953 елгы ир-атны коткаралар. Ачыкланганча, балыкчы елгадагы ерганакка игътибар итмичә, боз өстенә чыккан. 
Сак булыгыз!  
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе боз астыннан балык тотарга яратучыларга мөрәҗәгать итә: үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз! Шундый һава шартларында боз өстенә чыгу үлемгә китерергә мөмкин! Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз арасында балыкчылар булса, аларны үз гомерләрен куркыныч астына куймаска күндерегез!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай