Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Тотыл, кечкенә һәм зур балык»

Һәвәскәр балыкчылар фестивалендә чистайлылар балык шулпасы пешерделәр, кар чаналарында йөрделәр һәм боз астында балык тоту ярышларында катнаштылар.

Чара шәһәребезнең 240 еллыгына багышланган иде.

Бу көнне Чулман елгасы бозы өстендә дистәдән артык балыкчы җыелды, алар арасында балалар, шулай ук гүзәл зат вәкилләре дә бар иде. Балыкчылар боз өстенә иртәнге сәгать 9да чыктылар. Һәр катнашучыга билгеле бер номер бирелде.

Ярышларның баш хөкемдары Владимир Җәләлиев боз астыннан балык тоту ярышларында Кама Аланы, Түбән Кама һәм Татарстанның башка районнарыннан балыкчылары катнаша дип сөйләде.

– Катнашучылар призлы урыннар өчен 6 номинациядә: «Иң эре балык», «Авырлыгы буенча иң зур тотым», «Иң кечкенә балык», «Беренче чиртү», «Боз астыннан балык тоту юнгасы», «Тәҗрибәле балыкчы» көч сынаштылар, – дип аңлатма бирә Владимир Эдуард улы. – Мин дә балык тоту белән актив шөгыльләнәм, мондый чараларда катнашам. Оештыручылар хөкемдар булырга тәкъдим иткәч, ризалаштым.

Елга өстендә: «Тоттым!», – дигән сүзләр ишетелде. 18 ел стажы булган балыкчы Иван Ерофеевка бәхет елмайды. Шыртлака (ерш), әлбәттә, иң зур балыкка тартмаса да, әмма беренче булып балык тоту номинациясендә Иван җиңүгә дәгъва итә ала.

– Алты яшьтән бирле балык тотам. Бервакыт әти мине үзе белән балык тотарга алды. Кулыма кармак тоттырдылар һәм мин кило ярымлык судак тоттым. Миңа бу шөгыль ошап китте. Кышкы каникулларны мин Чулманда үткәрдем, – дип сөйли Иван. – Ярышларда спорт балыкчылыгында осталыгымны күрсәтү өчен катнашам. Суык сизелми, күңел өчен балык тотам. Минем өчен иң мөһиме – тотылган балыкларның саны түгел, ә гаҗәеп рәхәтлек китерә торган әлеге шөгыль.

Иван Ерофеевка 26 яшь кенә булса да, ул тәҗрибәле балыкчы. Һәр ял көнендә егет кармак һәм балык тоту өчен кирәк-яраклар алып, Чулманга чыга. 18 ел эчендә тоткан иң зур балыкның авырлыгы 6 кг 200 гр тәшкил иткән. Һәм бу исә бер балыкның авырлыгы.

– Зур судакны яз көне тоттым. Гадәттә тоткан балыкларның уртача авырлыгы кило ярым була. Балык ашамыйм, туганнарыма өләшәм. Һәвәскәр балыкчыларның күбесе шулай эшлиләр, – дип сөйләде егет.

Күрше бәкедә биш яшьлек Ева балык тота, ул бирегә әнисе белән бергә килгән. Җылы комбинезон, аяк киеме, башлык һәм бияләйләр – бу киемнәр балыкчыга туңмас өчен җитә, дип саный кыз.

– Монда кызык. Әмма әлегә кечкенә балыклар гына чиртә, зурлары каядыр киткәннәр. Әнием һәм әтием белән һәрчак балык тотарга йөрим, – дип оялып кына сөйли Ева.

Чараны район башкарма комитеты, мәдәният бүлеге, ТР Рус география җәмгыяте оештырды. Катнашучылар өчен бер үк шартлар тудырылган. Боз астыннан балык тоту буенча ярышларда катнашу өчен кыйммәтле кирәк-яраклар сатып алу мәҗбүри түгел. Хөкемдарлар бер ялтыравык батыргычлы кармактан файдаланырга рөхсәт иттеләр. Кармак бер ыргаклы булырга, батыргычның озынлыгы 15 миллиметрдан артык булмаска тиеш. Кармакта һәм ыргакта өстәмә әйберләр куллану тыелды.

– Безнең шәһәр Чулман буенда урнашкан, халык һәрвакыт елга белән тыгыз элемтәдә тора. Бездә балыкчылар бик күп. Бу фестивальдә чистайлылар гына катнашып калмадылар. Без, Рус география җәмгыятенең су асты-тикшеренү отряды вәкилләре буларак, балыкчыларга ярдәм итәргә булдык. Су астына төшкәннән соң, без су төбенең, ландшафтның нинди булуын сөйләдек. Әлеге фестивальне үткәрү күркәм гадәткә әверелер дип ышанабыз, – ди РГҖнең Чистай бүлеге рәисе Сергей Салеев.

Бу көнне балык тотудан тыш, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре концерт, күңел ачу чаралары оештырдылар. Барысын да кайнар чәй, балык шулпасы белән сыйладылар. Сәхнәдән ерак булмаган урында җылыну пунктлары – мич һәм зур өстәлләр куелган чатырлар урын алды.

 

Ярышларда җиңүчеләр

«Тәҗрибәле балыкчы» номинациясендә Эльфрид Сафин җиңде.

«Иң кечкенә балык» номинациясендә Всеволод Конаплевка тиңнәр булмады.

«Беренче чиртү» номинациясендә Иван Ерофеев лидер булды.

«Өч сәгать эчендә уңыш» номинациясендә Антон Савин беренче булды.

«Уңышлы тотым» номинациясендә Альберт Рәхмәтуллин җиңде.

«Боз астыннан балык тоту юнгасы» номинациясендә кечкенә Ева Җәләлиева билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X