Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышыңның кадерен бел! Саклау зонасын бозма!

«Челтәр компаниясе» ААҖнең иң актуаль проблемаларының берсе – электр тапшыру һава линияләренең саклау зоналары бозылу.

Кайвакыт кешеләр, нәтиҗәләре турында да уйлап тормыйча, гамәлдәге законнарны бозып электр тапшыру линияләренең саклаулы зоналарында машиналар парковкалары, базарлар җәелдерәләр, чүп-чар һәм төзелеш материаллары өяләр, тимер гаражлар, коймалар, теплицалар урнаштыралар, төрле корылмалар, хәтта торак йортлар да салалар. «Нәрсә булырга мөмкин соң?» – энергетикларның мондый гамәлләрне тыюларына каршы закон бозучылар әнә шулай дип җавап бирәләр.
Электр тапшыру линияләре буенча тапшырыла торган электр энергиясе югары дәрәҗәдәге куркыныч чыганагы булып тора. РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендәге №160 Карары белән расланган Электр челтәрләре хуҗалыгы объектларын саклау зоналарын билгеләү һәм әлеге зоналар чигендәге җир участокларын куллануның аерым шартлары кагыйдәләре (алга таба – Кагыйдәләр) белән раслана.  
Әйтик, 1 кВга (0,4 КВ) кадәрге көчәнешле электр тапшыру линияләре өчен сак зонасының үлчәме кырыйдагы үткәргечләрдән ике яктан да 2шәр метр тәшкил итә. Электр тапшыру линияләренең көчәнеше югарырак булган саен, сак зонасы да зуррак:
1-20 кВ – 10 метр (5 м – торак пунктлар чикләрендә урнашкан үзтапшыргыч яки изоляцияләнгән линияләр өчен);
35 кВ – 15 метр; 110 кВ – 20 метр; 220 кВ – 25 метр.
Моннан тыш, подстанцияләр тирәсендәге сак зоналары да Кагыйдәләр нигезендә, вертикаль яссылык белән чикләнгән, подстанциянең периметр буенча бар ягыннан да коймаланган җир участогы өстендә һәм һавада (подстанциянең иң югары ноктасына туры килгән югарылыкта), урнаштырыла, бу подстанция көчәнешенең югары классына карата кулланыла.
Электр тапшыру линияләре үткәргечләре янына өстә күрсәтелгән чикләрдә якын килү куркыныч!
Электр тапшыру линияләренең саклаулы зонасында энергетиклар белән килештермичә куелган объектлар өчен иң куркынычсызы – бу начар табигать күренешләре (мисалга, бозлавык, көчле җил, агачлар аву һәм башкалар) нәтиҗәсендә килеп чыккан янгын тарафыннан әлеге милекнең юк ителүе. Сак зонасына, электр тапшыру линияләре баганасы астына транспорт чараларын куйган закон бозучыларның мондый күренешләр белән очрашканнары бар инде. Багана, изоляторга яшен сугу нәтиҗәсендә машинага авып, аңа шактый матди зыян сала, әлбәттә, бу транспорт чарасы милекчесенең җилкәсенә төшә.
Ә инде электр тапшыру линиясенең саклаулы зонасында килештермичә объектлар урнаштыру яки төзүнең иң куркынычы – кешене электр тогы сугу һәм аның гомере өзелү. Уйлап карагыз, Кагыйдәләрне болай бозу кеше гомеренә торамы? Әлбәттә, юк!
Электр тапшыру линияләренең саклаулы зонасында кагыйдә бозуларны булдырмау максатыннан энергетиклар җитди эш алып баралар. Электр тапшыру линияләренең саклаулы зонасында «Челтәр компаниясе» ААҖ белән килештерелмәгән объектлар булуы яки төзелеш фактлары ачыкланганда тиешле акт төзелә һәм милекчегә кагыйдә бозуны билгеләнгән срокта бетерү буенча чаралар үткәрү кирәклеге турында уведомление җибәрелә. Әлеге вакыт үтәлмәгәндә, эш судка юллана. Әгәр судта җавап тотучы белән мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү һәм объектны электр тапшыру линияләренең саклаулы зонасыннан яки электр тапшыру линияләрен кагыйдә бозучы хисабына чыгару турында килешеп булмый икән, ул чагында суд, кагыйдә буларак, мондый объектны Җавап тотучы чаралары хисабына сүттерү турында карар кабул итә. Мондый объектны электр тапшыру линияләренең саклаулы зонасында урнаштыруга килешү артыннан «Челтәр компаниясе» ААҖенә мөрәҗәгать иткән очракта алда телгә алынганнарны булдырмый калырга да мөмкин булуын аңлау барыннан да үкенечлерәк. Профильле белемнәргә ия энергетиклар электр тапшыру линияләреннән объектларга кадәр рөхсәт ителә торган араның билгеләнгән үлчәмнәреннән чыгып, урнаштыруның мөмкин яки мөмкин булмавын билгеләгән булырлар һәм хуҗаларга башта объектны төзүгә, аннан аны сүтүгә чыгымнар да чыгарырга туры килмәс иде.  
2017 елда һәм 2018 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы судлары тарафыннан «Челтәр компаниясе» ААҖ электр тапшыру линияләренең саклаулы зонасыннан законсыз корылмаларны алдыру турында 110 карар чыгарылды. Үзе турында үзе сөйләүче күңелсез сан бу.  
Шулай итеп, күңелсез, шул ук вакытта тормыш өчен куркыныч та булган мондый хәлгә юлыкмас өчен Кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә чакырабыз. Әлеге Кагыйдәләрдә «Челтәр компаниясе» ААҖнең Чистай электр челтәрләре филиалы белән килештерү турында язма рөхсәттән башка юридик һәм физик затларга саклаулы зоналар чикләрендә биналар яки корылмалар төзелеше, капиталь ремонт, реконструкция яки сүтү эшләре алып бару, агачлар һәм куаклар утырту һәм кисү, башка эшләр алып бару тыела дип билгеләнгән.  
Һава линяләренең саклаулы зонасында нинди дә булса эшләр башкарырга тиеш буласыз икән, закон буенча сез аны башкарганчыга кадәр кимендә 15 көн кала килештерү турында язма карар алырга тиеш булачаксыз. Моның өчен Сезгә бердәм 8-800-2000-878 элемтә үзәге телефоны аша урнашу адресын белешеп, «Челтәр компаниясе» ААҖнең үзегезгә иң якын урнашкан кулланучыларга хезмәт күрсәтү буенча офисына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.  
Тормышыгызның кадерен белегез, электр хуҗалыгы объектларының саклау зонасын бозмагыз. Исегездә тотыгыз: без сезнең һәркайсыгыз өчен кайгырту күрсәтеп, һәркем өчен энергия белән эшлибез!  

М.В.МӘРДӘНОВА, «Челтәр компаниясе» ААҖнең Чистай электр челтәрләре филиалы әйдәп баручы юрисконсульты-төркем җитәкчесе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев