Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш эшчәнлеген тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре белән традицион киңәшмәләр яңартылды

Үзизоляция вакытыннан алып муниципалитетта беренче тапкыр предприятие, оешма, ведомство һәм хезмәтләр җитәкчеләре белән традицион киңәшмә үтте.

Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.

Киңәшмә бүләкләүдән башланды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы бакчачылыгын үстерүдә зур өлеш керткәне, күпеллык фидакарь хезмәте өчен «Чистопльский виноград» виноградчылар клубы рәисе Владимир Кузнецов бүләкләнде.

Аннары Дмитрий Алексеевич эпидемиологик вәзгыять аркасында муниципалитетта киңәшмәләр үткәрелмәгән вакытта яңа сайланган җитәкчеләр белән таныштырды. Алар арасында ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Алексеевск һәм Чистай районнары буенча муниципальара бүлек начальнигы Дмитрий Лунегов, «Сетевая компания» филиалы Чистай электр челтәре директоры Руслан Касыймов, муниципаль район башкарма комитетының административ-техник бүлек начальнигы Айрат Әхмәтшин, башкарма комитетның архив бүлеге начальнигы Ирина Семякина, «Татспиртпром» АҖ филиалы «Белый Кремль» сыра кайнату заводы» директоры Илдар Залаков та бар.

Районда коронавирус авыруының торышы һәм грипптан вакциналаштыру турында

Бу хакта Роспотребнад зорның Чистай территориаль бүлеге начальнигы Флюра Хәйруллина хәбәр итте.Коронавирусның беренче кертелгән очрагы 29 апрельдә ачыкланган. Яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлану күрсәткечләре район территориясендә уртача республиканыкыннан түбәнрәк. Лаборатор расланган авыручыларның гомуми саны 26 кеше. Шуларның 23е терелгән, берсе өйдә дәвалануын дәвам итә, башка авырулары да булган 2 кешенең үлү очрагы. Барысы да бер-берсеннән йогу аркасында килеп чыккан.Иң зур чыганак авыраучы 7кеше катнашында килеп чыккан. Бүгенге көндә госпитальдә 66 кеше, шуларның 12се Чистай кешеләре.

Узган ел белән чагыштырганда дәваханәдән тыш пневмония белән авырау очраклары күбәйде. Шулай ук ОРВИ, грипп белән авыручыларның артуы күзәтелә. Белгечләр фаразлаганча, ноябрь, декабрь айларында грипп һәм ОРВИ белән авыру артуы көтелә. Быел грипп вирусының яңа штаммнары әйләнештә йөриячәк, шуңа күрә СОVID- 19 белән бәйле рәвештә эпидемиологик хәл буенча сезон катлаулы булачак. Бер вирус икенчесен дә ияртәчәк. Шуңа бәйле рәвештә оптималь срок ларда халыкны вакциналаштыру үткәрергә кирәк.

Муниципаль район башлыгы җыелган җитәкчеләргә коллективларны вакциналаштыруны 80 процентка үткәрергә кушты.

Район хуҗалыклары бөртеклеләрне җыюны төгәлләделәр.

Агросәнәгать комплексында эшләр барышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Районда быел чәчү мәйданы 100мең 703 гектар тәшкил итте.

Бүгенге көндә хуҗалыклар бөр теклеләрне җыюны төгәл ләделәр. Уртача уңдырыш лылык гектардан 36,2 центнер тәшкил итте. Чистай районы бөртеклеләр культурасын тулай җыю буенча республиканың биш алдынгы районы арасына керде.

Алты машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган

Бер атна эчендәге оператив хәл турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чис тай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Узган атнада җинаять турында 17 хәбәр керде, шуның 10ы ачылды. Сводкада - 8 урлау, 5 мошенниклык, үтерү белән бәйле кыйнаулар, хакимият вәкилен мәсхәрәләү факты. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 287 машина йөртүче һәм җәяүле тотылган, 6 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган. Административ җаваплылыкка 361 кеше җәлеп ителгән, җәмәгать урынында исерек килеш йөргән 2, махсус хезмәтләр вәкилләрен алдап чакырган 1 очрак теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев