Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Торак төзү темпы шатландырмый

ТР Министрлар Кабинетында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны тузган торактан күчерү буенча адреслы республика программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Республикада 1,2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (еллык бурычның яртысы диярлек), Татарстанда барлыгы 2,32 миллион квадрат метр торак һәм 158 объект төзү планлаштырылган. Чистай муниципаль районында быел 36 мең квадрат метр торак төзү планлаштырылган.
Республикада 745 сугыш ветераны өчен 159 йорт төзү дәвам итә. Р. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һава торышы һәм федераль үзәктән бүлеп бирелгән акча мөмкинлек биргәндә, төрле программалар буенча торак төзү темпын тизләтергә кирәк. Беренче чиратта агымдагы елның гыйнвар аенда субсидия алган ветераннар өчен торак йортлар төзүне төгәлләргә кирәк. Моны августта ук башкару зарур.
Кичә Чистайда ветераннар өчен 24 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды һәм шуның белән Чистай муниципаль районында ветераннар өчен торак бирү программасы үтәлде.
Тузган торакны бетерү программасы буенча 77 күп фатирлы йортны күчерергә кирәк, федераль бюджеттан акча керде инде. Кайбер районнарның башкарма комитетлары тарафыннан закон тарафыннан билгеләнгән шартларда тузган торак фондтан гражданнарны күчерү буенча программа кысаларында фатирларны тапшыру өчен күп фатирлы торак йортлар төзү буенча заказчы-төзүчеләр белән уртак эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев