Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Торак һәм юллар төзеләчәк,йортлар ремонтланачак

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Фәйзуллинның төзү предприятиеләре һәм торак оешмаларының хезмәт коллективлары белән очрашуы булды. Очрашуда шулай ук муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев катнаштылар.

И. Әхмәтҗанов муниципаль районның узган елгы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары турында сөйләде һәм 2012 елга перспективалар турында әйтеп узды. Узган ел 26 мең кв.метрдан артыграк торак тапшырылган, быел 36 мең кв.метр торак төзү планлаштырыла. Ветераннарга торак бирү программасы тәмамланачак, кешеләрне тузган торактан күчерү (узган ел 132 гаилә күчерелгән), күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт, социаль ипотека, авылда эшләүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак алу программалары дәвам итәчәк. Юл төзү алып барыла. Узган ел юл төзелешенә 25 миллион сум акча бүлеп бирелгән, быел 30 миллион сум көтелә. Моношәһәр программасы буенча "Чистай" индустриаль паркын төзү белән зур өметләр бәйләнгән.
И. Фәйзуллин үз чыгышында шәһәр һәм районны тагын да үстерүне ничек күзаллавы турында сөйләде. ТКХ кебек социаль әһәмияттәге тармак дәүләт, шулай ук халык контролендә булырга тиеш. Министр чистайлыларның күп кенә сорауларына җавап бирде, кайбер проблемаларны тикшерүгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев