Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа тарифларга этаплап күчәбез

1 июльдән торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар күтәрелә. Быел күтәрелүнең үзенчәлеге шунда ки, тарифлар бер тапкыр түгел, ә ике тапкыр 1 июльдән һәм 1 сентябрьдән арттырылачак. Торак-коммуналь хезмәтләр буенча исәп-хисап үзәге директоры Светлана Терентьевадан әлеге хәлгә аңлатма бирүен сорадык.

- Гадәттә торак һәм коммуналь хезмәтләргә тарифлар бер юлы тулы календарь елга арттырыла иде. Бу юлы аларны берьюлы түгел, ә акрынлап әлеге чараның нәтиҗәлелеген карап арттырырга дигән карар кабул ителде. Шундый хезмәтләр күрсәтүче торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә тарифны бервакытта күтәрү белән эшләү уңайлырак, ә менә хезмәтләрдән файдаланучы яшәүчеләр өчен берьюлы түгел, ә акрынлап түләү уңайлы. Шуңа да РФ Хөкүмәте шундый карар кабул итте. Безнең Чистай муниципаль районында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар шәһәрдә һәм районда берникадәр аерылачак, дөрес, күпкә түгел. Биредә шәһәр һәм авыл җирлекләренең үзенчәлеге үз ролен уйнады.
Электр энергиясеннән башлыйк. Әгәр шәһәрдә 1 квт/сәг. өчен 2 сум 57 тиен булачак, ул 1 сентябрьдән дә шулай кала, ә авыл җирлекләрендә ул 1 квт/сәг. өчен 1,8 сум булачак. Әгәр шәһәрдә 1 кубометр салкын суның бәясе 1 июльдән 24,27 сум булса, 1 сентябрьдән 26 сум булачак, ә районда салкын су өчен тарифлар ике срокта да 26 сумга төшә, ә менә шәһәр халкы да, район халкы да канализация өчен бер төсле түләячәк: 1 июльдән 26,26 сум, ә 1 сентябрьдән 28,34 сум. Җылылык бирү буенча тарифлар шәһәрдә дә, районда да бер төсле. Шәһәрдә дә, районда да 1 июльдән 1 гигакалориянең бәясе 1512,23 сум, 1 сентябрьдән 1520,39 сум тәшкил итәчәк. Шәһәрдә җылылык энергиясен кулланучылар башка куючыдан бәйле булу сәбәпле, күбрәк яки азрак түләячәкләр.
Торак хезмәтләр өчен тарифлар бары бер тапкыр - 1 июльдән генә артачак. Шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә кайбер тарифлар элеккечә калды: капиталь ремонт буенча торак мәйданның 1 кв.метры өчен, торак бина наймы (наймга алучылар өчен), дератизация (дезинсекция). Чистайда "торак фонд белән идарә итү" графасы буенча тариф районныкыннан югарырак булачак. Уртача тарифлар бары 7 процентка гына күтәрелә. Мәсәлән, каты көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару, утильләштерү шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә бер кешегә 27,9 сум тәшкил итәчәк. 1 июльдән йортта лифтны карап торган өчен 1 кешедән бер айга 128,5 сум акча алыначак. Әгәр шәһәрдә һәм районда "торак бинаны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү" графасы буенча яшәүчеләр 1 июльдән гомуми мәйданның 1 кв.метры өчен 2,44 сум түләячәкләр, ә менә "йорт алды территориясен җыештыру (шул исәптән контейнер мәйданчыкларын җыештыру)" графасы буенча бары шәһәрлеләр генә түләячәк. Авыл халкында счет-квитанцияләрдә әлеге графа юк. Шәһәр һәм авыл халкын сораштырулардан күренгәнчә, тарифларны акрынлап күтәрү кешеләрнең гаилә бюджетында әллә ни сизелерлек булмый, хәзер киләчәктә дә әлеге тәҗрибәне куллану мәсьәләсе карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев