Торак инспекциясе чистайлының газета редакциясенә йорттагы ярык турындагы мөрәҗәгатен караган.
«Жилищник-5» идарәче компаниясе эшен тикшерү уздырылган.
Җәй азагында «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясенә Мир урамы, 32 нче йортта яшәүче мөрәҗәгать итте. Ул йорттагы ярыкка зарланды. Ярык беренче каттан бишенче катка кадәр сузылган. Аның барлыкка килүенең сәбәбе бәлки, тулаем деформация җөйләр булмаганга, стена корылмасының деформацияләнүендәдер. Ярык янында беренче каттан бишенче катка кадәр стенада кисем бар, ул пластик материал белән тутырылган. Әлеге кисем деформация җөе функциясен үтәми, ә бары тик аның барлыгын гына күрсәтә. Бу кисем йортны төзегәндә ясалгандыр, мөгаен.
Ярык үсешен күзәтү уздыру максатыннан «Жилищник-5» идарәче компаниясе адресына ярык озынлыгы буенча маяклар кую һәм махсус журналга күзәтү натиҗәләрен язуга күрсәтмә җибәрелгән. Ярыктан җил өрүне кисәтү максатыннан, җөйне эшкәртеп, аны пластик герметик материал белән тутырырга күрсәтмә бирелгән. Күрсәтмәне үтәү инспекция контролендә кала.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев