Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Төньяк диңгезләре серләрен ачалар

    Күптән түгел Рус география җәмгыятенең Ак һәм Баренц диңгезләренә экспедициясе булды. Команда составында чистайлы Сергей Салеев, РГҖнең җирле бүлеге җитәкчесе дә була.

    Команда әгъзалары төньяк диңгезләрен, андагы үсемлек һәм хайваннар дөньясын өйрәнүне дәвам итәләр, салкын диңгез төбенә төшү күнекмәләре булдыралар, шулай ук түбән температуралы суларда эшләгәндә аквалангчыларның психофизик халәтен өйрәнәләр.
    Мурманскида экспедиция «Петроградский» судносы экипажына кушыла һәм Архангельскига кадәр бара.
    Бу экспедиция өчен иң авыр сәфәрләрнең берсе була. Һава торышы да эзләнүчеләргә авырлыклар өстәп кенә тора: боз яву, томан булу сәбәпле, күз күреме дә начарая, судноны анда-монда чайкый, ә су өстендәге бозлар маршрутның логистикасын үзгәртә. Әмма батыр ир-атлардан торган команда, табигатьнең көйсезләнүенә карамастан, куелган бурычларны үти һәм планлаштырганнар районнарда су төбенә төшә ала.
    Баренц һәм Ак диңгезләрдә якынча биш нокта тикшерелә. Териберк, Семиостровский рейд һәм Губы Долгой районнарында 40 метрга кадәр тирәнлектә су астына төшәләр. Аквалангчылар күзләре белән төньяк диңгезләре су төбенең гаҗәеп матурлыгы ачыла.
    - Водолазларны әзерләү космонавтларны әзерләүгә тиң. Без су төбенә төшкәндә килеп чыгарга мөмкин булган барлык авырлык­ларны һәм һава шартларын исәпкә алырга тиешбез, - дип билгеләп үтә Сергей Салеев. - Экспедициянең берничә көнен без катлаулы шартларда үткәрдек. Әмма суднобызның капитаны менә дигән иде, аның үз эшенең остасы булуы безгә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте.
    Әлеге су асты отрядының катнашучылары исәбендә су төбенә төшү буенча биш рәсми дөнья рекорды бар, шуларның икесе Кольск төньягында куелган. Тирәнлектә эшләү тәҗрибәсе булуга карамастан, водолазлар су төбенә төшү бервакытта да бертөсле булмый диләр. Бер үк сулык, анда күпме генә төшсәң дә, сер булып кала.
    Бу экспедициядә дә нәкъ шулай була. Су төбенә төшүләрнең төп аермасы, Сергей Салеев сүзләренә караганда, нинди территориядә урнашуга һәм максатларга бәйле.
    - Без теге яки бу төбәктә эшләүгә һәрвакытта да җентекле әзерләнәбез, экспедициядә бергә катнашырга туры киләчәк коллективка кереп китү өчен аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнәбез. Шунысы гына үзгәрешсез кала - без һәрвакытта да уртак тел табабыз, шул мохиткә кереп китәбез. Су төбенә төшү максатларына карап, тренировкалар планын төзибез һәм куелган бурычларны үтибез, - дип билгеләп үтә Сергей Валерьевич.
    Диңгездә су температурасында аерма зур булмаса да (Ак диңгездә - 8 градус, Баренц диңгезендә - минус 1 градус), ул аквалангчыларга билгеле шартлар тудыра, аларга җайлашырга туры килә.
    Экспедициядә команда әгъза­ларының иминлеге һәр­вакытта да беренче урында тора. Әлеге ир-атлар отряды үз көченә, түземлегенә, профессионализмына ышанса да, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме турында да бервакытта да онытмый. Төньяк диңгезләрне тикше­рү дәвамында команданы Изге Ана иконасы озата йөри. Рус геогра­фия җәмгыятенең бер экспедициясе дә аннан башка үтми.
    - Безнең командада право­славиелеләр дә, мөселманнар да бар. Менә шундый толерант төркем барлыкка килде, - дип билгеләп үтә Сергей Валерьевич. - Экспедиция - ул үз-үзеңне һәм үз куркуларыңны җиңү.
    Рус география җәмгыяте проектларын аерып торган төп сыйфат булып буыннар дәвамчанлыгы тора. Яшь егетләр өйрәнәләр, югары нәтиҗәләр күрсәтәләр һәм тәҗрибәле водолазлар белән экспедицияләрдә катнашалар.
    Экспедиция вакытында куелган барлык бурычлар команда тарафыннан үтәлә. Сергей Валерьевич бик күп кыйммәтле видео һәм фотоматериаллар, төньяк маршрутларының лоцман карталары һәм яңа ачышлар өчен күтәренке кәеф алып кайта. Ул экспедициядән тәэсирләре белән чистайлылар белән дә уртаклашты һәм тиздән төньяк диңгезләренең су асты гүзәллеген чагылдыручы фотокүргәзмә белән теләгән һәр кеше таныша алыр дип өметләнә. Ә әлегә отряд әгъзалары яңа ачышларга һәм экспедицияләргә әзерләнәләр.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: