Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үткәннәр - күңел түрендә

..

1941 елның 22нче июне. Якшәмбе көн. Табигать сихри матурлыкка чумган. Иртәнге талгын җилдә бар агачлардагы яшел яфрак лар лепердәгән, сандугач сайраган тавыш кына ишетелә. Шәһәр кешеләре тыныч йокыда, эшкә барасы юк, ял көне. Авыл кешеләре аяк өстендә, көтүләрен куып, башка хуҗалык эшләре белән мәшгуль.

Илебез халкының әнә шушы тормышын бозып, һич көтмәгәндә немец самолетлары тыныч шәһәрләр, авыллар өстенә бомбалар яудыра башлый. Гитлер гаскәрләре хыянәтчел рәвештә илебезгә басып керде. Ничек кенә куркыныч һәм көтелмәгән хәл булмасын, халкыбыз каушап калмады. Совет халкы үзенең халкын, илен, бәйсезлеген саклау өчен көрәшкә күтәрелде. Бөек Ватан сугышы башланды.

Фашистлар Совет халкының көчен, каршылыгын дөньяда күрелмәгән җәзалаулар, үтерүләр белән сындырырга тырышты. Бу коточкыч фаҗига кагылмаган гаилә калмады диярлек. Гаилә тоткасы булган ир-атлар сугышка киткәч, хуҗалыктагы бар авырлык хатын- кызлар, өлкәннәр, бала- чагалар җилкәсенә төште.

Шуларның берсе Шахтер авылында туып-үскән, хәзер Иске Роман авылында яшәүче тыл ветераны Кәүсәрия апа Кадыйрова ул көннәрне сагыш- әрнү, күз яшьләре аша искә төшерә.

- Дәһшәтле сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. Әтием Исмәгыйльне сугышка алдылар, без әниебез Сәрбиҗамал белән алты бала өелешеп калдык. Мин иң өлкән бала булганга тормыш арбасына бик иртә җигелдем. Өлкәннәр белән беррәттән кырдан башак та җыйдым, фермада да эшләргә туры килде. Кичләрен пези лампасы яктысында әби йон тетә, әни йон эрли, мин исә оекбаш бәйлим. Кеп-кечкенә хәлсез бармакларым арый, елыйм...Әни миңа: «Кызым, болар сугыштагыларга, әтиеңә. Алайса әтиеңнең аяклары өши бит», - дигәч, бәйләвемне тагын дәвам итәм. Әтине бик сагындык, көн саен, минут саен аның кайтуын көтәбез. Авылның кыр капкасына энем Наил, сеңелем Гөлфия, Галияләрне ияртеп барам да, бергәләшеп көтәбез. Ә әти юк та юк, елый-елый кире кайтып китәбез.

Еллар авыр, ничек итеп гаиләне туендырырга, ничек ачлыктан саклап калырга дип урман-кырлардан үләннәр җыябыз, сөт-йомырка кебек ризыклар булуы да зур ярдәм итте. Әле шул вакытта хөкүмәткә салым түлибез, йон, йомырка, сөт, ит тапшырабыз. Шушы авыр көннәрдә әтиебез контузия алып өйгә кайтып керде! Бездә зур бәйрәм! Ул бит исән, шатлыгыбызның чиге-чамасы юк иде. Күрше-күлән, туган-тумача бар да хәл белергә килә. Моңсу, сагышлы көннәребезгә әтиебезнең исән кайтуы зур шатлык, яшәүгә көч-куәт өстәде...

1951 елда мин Яңа Роман авылы егете Габделхәй Маматсадыйк улына кияүгә чыктым. Ул вакытта әти исән-сау иде әле. Тарантаслар белән Татар Талкышы авылына язылышырга бардык, авыраса да, әтине дә алып бардык. Без бик бәхетле идек. Ярты гасыр Габделхәй белән гомер кичердек, өч кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Хәзер аларның һәрберсенең үз гаиләсе. Габделхәй тимер атларны йөгәнләде, тракторчы булып эшләде. Байтак еллар каенанам белән гомер иттек, ул балаларымны үстереште, карады. Дус -тату, тыныч гомер кичердек. Яңа Роман белән Иске Роман бергә кушылган чакларда Яңа Романнан өебезне Иске Романга тарттырып төшердек. Аны зур «Дизель» тракторы белән агалы-энеле Зәйнулла һәм Ногман Гатиннар алып төштеләр. Хәзер инде мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын. Бер тиен акча да алмадылар. Менә нинди вакытлар булган!

Бирегә күчеп килгәч тә, өйгә зур ремонт ясадык, түбәсен яптык, сипләдек.

Мин балалар бакчасында пешекче, няня (бала караучы), кер юучы вазифаларын башкардым. Терлекчелек тармагында да хезмәт куйдым.

1999 елда Президентыбыз тарафыннан Хезмәт ветераны дигән исемгә лаек булдым. 2000 елдан алып һәр 5 ел саен Татарстан Республикасы Президенты исеменнән «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә» юбилей медальләре белән бүләкләндем. Хөрмәтләгәннәре өчен Президентыбызга, хөкүмәтебезгә чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Мин яшьрәк вакытта мәдәни чараларда актив катнашып килдем. Дусларымны искә алмый мөмкин түгел. Алар - Соколова Зәйтүнә, Туренко Рәхимә, Минкина Рәхимә, Миңнебаева Рәсимә, Гыйззәтуллина Рәйсә, Билалова Мәйсәрә. Билалов Мидхәт бик матур, моңлы итеп гармунда уйный иде. Ул вакытларны сагынып сөйләргә генә калды.

Дусларымның күбесе вафат.

Хәзер миңа 88 яшь, тормыш иптәшем Габделхәй дә вафат инде, оныгым Ильяс тәрбиясендә яшим. Ильясны бер яшь тә бер ай вакытыннан бирле Габделхәй белән тәрбияләп үстердек. Ул мәктәптә тырышып укыды, аннары авыл хуҗалыгы техникумында белем алды. Шунда машина йөртүчегә дә укыды. Алган белемнәре аңа тормышта ярдәм итеп тора. Ул өйдә дә үз куллары белән ремонт ясады, аның кулыннан гөлләр түгелә, нинди эшкә тотынса да, кулы ята. Бабасын да карады, хөрмәт итте, соңгы юлга озатты.

Азык-төлекне дә, кием- салымны да ул алып кайта, миңа кая барырга кирәк булса, алып баручы да, алып кайтучы да, кайтаручы да ул. Аңа иң изге теләкләремне җиткерәсем килә.Мине олылап, кадерләп торганы өчен Аллаһы Тәгалә үзен зурласын, эшләре уң булсын.

Автордан

Авылдашым Кәүсәрия апа Исмәгыйль кызы һәр көн саен якыннарына, ил-көнгә әнә шундый изге теләкләрен теләп дога кыла. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яши, һәрдаим Коръән мәҗлесләре уздыра, корбан чала, тәмле-татлы ризыклар, бәлешләр пешереп, балаларын,якыннарын, авылдашларын сыйлый. Ул әле авылда мәет юу кебек саваплы гамәлләр дә башкаручы. Аллаһы Тәгалә аңа әҗер- савапларын бирсен. Алдагы көннәрендә дә кадер-хөрмәттә, тән һәм җан сихәтлеге, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар белән озын-озак хәерле гомер кичерергә насыйп булсын.

Мәдинә Кашапова. Иске Роман авылы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев