Чистай-информ
  • Рус Тат
  • ТКХ хезмәтләре өчен түләүләргә комиссия кертелә

    "Түләү агентлары тарафыннан башкарылучы физик затларның түләүләре буенча эшчәнлек турында"гы федераль закон, шулай ук республика хакимияте карарлары нигезендә 1 сентябрьдән банк оешмаларында һәм почта бүлекләрендә торак-коммуналь хезмәтләр түләүләре өчен тышкы комиссия кертелә. ТКХ хезмәтләре өчен кемгә һәм күпме түләргә туры киләчәк соң? Сезгә ТКХ хезмәтләре өчен түләүләр кабул итүгә тарифлар...

    Саклык банкы: үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмалары аша суммадан 0,9 процент (15 сумнан ким, 1500 сумнан артык түгел); тәрәзәләр аша түләүләр суммадан 1 процент (15 сумнан ким, 1500 сумнан артык түгел) ерактагы хезмәт күрсәтү каналлары аша күчерү юлы белән түләүләр суммадан 0,9 процент (1000 сумнан артык түгел).
    Ак Барс банк: түләү суммасыннан 0,5 процент (квитанциядән 15 сумнан ким түгел).
    ТатФондбанк: түләү суммасыннан 0,5 процент (квитанциядән 20 сумнан ким түгел).
    Россельхозбанк: түләү суммасыннан 1,5 процент (квитанциядән 10 сумнан ким, 1200 сумнан артык түгел).
    Пробизнесбанк: түләү суммасыннан 0,8 процент (квитанциядән 15 сумнан ким түгел).
    Девон-кредит банк: квитанциядән 20 сум (түләү суммасына карамастан).
    Агропромбанк: квитанциядән 20 сум (түләү суммасына карамастан).
    Почта бүлекләре: түләү суммасыннан 1 процент (квитанциядән 15 сумнан ким түгел).
    Бердәм исәп-хисап үзәге кассасы: комиссиясез.
    Чистайлыларны аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен үзләренең ТКХ хезмәтләре өчен түләүләренә игътибарлы булуларын сорыйбыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: