Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТКХ өчен Интернет аша түләргә мөмкин

Республикада торак-коммуналь хезмәтләр өчен Интернет аша түләүләр программасы эшли башлады.

Бу, чыннан да, инновацион технологияләрдә алга китү булды. Хәзер барлык идарәче компанияләрнең мәгълүматлар базасын дәүләт хезмәтләре порталына тоташтыру бара, шуның нәтиҗәсендә чис­тайлылар өйләреннән чыкмыйча гына торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәтләре өчен түли алачаклар. Республикада 700 меңгә якын татарстанлының Интернеттан файдалану мөмкинлеге бара, алар банкка бармыйча гына үзләренең шәхси счетларын түли алалар. Интернет ярдәмендә исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен дә кертергә мөмкин, килешегез, бу бик уңайлы һәм вакытны янга калдыру мөмкинлеге бирә.
- Мондый хезмәт бездә күптән түгел генә барлыкка килде, - дип сөйли исәп-хисап үзәге директоры С. Терентьева.- Без ТРның мәгълүмати технологияләр үзәге белән килешү төзедек һәм хәзер торак-коммуналь хезмәтләр буенча барлык электрон түләүләр үзәк ярдәме белән башкарыла. Әгәр шәһәрдә һәм районда торак-коммуналь хезмәтләр буенча исәп-хисап үзәгенең мәгълүматлар базасында 31136 абонент булуын исәпкә алсак, эш күләме кечкенә түгел.
Фатир өчен өйдән чыкмыйча гына ничек түләргә соң?
Ике ел элек бу сорау буш сүз кебек булыр иде, әмма прогресс бер урында гына тормый һәм хәзер коммуналь хезмәтләр өчен компьютер яныннан китмичә дә түләргә мөмкин, билгеле сезнең шәхси счетыгыз булса.
- Барысы да бик гади, дип аңлата исәп-хисап үзәгенең мәгълүматлар базасы администраторы Р. Шәйдуллина.- Иң башта без http://uslugi.tatar.ru порталына керәбез, аннан соң счетларны түләүне ачабыз, аннары "фатир өчен түләргә" дигәнне чыгарабыз, аннары түләү турындагы мәгълүматны һәм шәхси счет номерын чыгарабыз.
Хәзер барысы да түләүчегә бәйле - ул түләүнең тулы суммасын яки бер өлешен генә кертергә мөмкин. Исегезгә төшерәм, әлегә түләгәндә комиссия алынмый ( ул түләү суммасының 1 процентын тәшкил итә, әмма ун сумнан артык түгел). 100 сумнан башлап 16 мең сумга кадәр түләүләр кертергә мөмкин. Әлегә безнең шәһәрдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр Интернет аша бик аз күләмдә генә, әмма чистайлылар тиздән ТКХ хезмәтләре өчен Интернет аша түләүнең тизрәк һәм уңайлырак икәнен аңларлар. Интернет аша түләүчеләр саны ай саен арта барыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев