Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тизлек режимын бозучыларны «робот» тотачак

Татарстанда «Робот» тизлекне үлчәү системасы радарларын сынау башланды. Җайланмалар «Лада Ларгус» автомобиле базасында булдырылачак.

Яңа система стационар, шулай ук мобиль режимда кулланылачак. «Робот» каршы як полосасына чыккан машина йөртүчене билгеләргә ярдәм итә. Камера алты хәрәкәт итү полосасын күзәтә алачак. Шуның өстенә, ул машина йөртүченең йөзен бер километр ераклыктан билгели ала.
Шундый комплексларны куллануның төп максаты булып юлдагы вәзгыятьнең үзгәрүенә оператив тәэсир итү һәм юл-транспорт вакыйгалары еш була торган урыннарда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү. Системаның эшләү нәтиҗәлелеге ул хезмәт күрсәтә торган юл участокларында аварияләр күрсәткечләренең кимүе динамикасы буенча бәяләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай